Админ

Трибун, бунтарь, гыйсьянчы шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, табигать һәм бизәкләр  шагыйре, балалар сөеп укырлык әсәрләр иҗат иткән әдип, драматург. Элеге сүзләр бөек  Такташны сурәтли. “Нәни разбойник”, “Мокамай” шигырьләре, “Караборынның дусты” повесте, "Җир уллары" трагедиясе, “Урман кызы” җыры һәм башка – төрле жанрларда язган әсәрләре буыннан-буынга яратып кабул ителә.

Кичәдә әдипнең тормыш юлы турында  аның  оныклары, кардәшләре истәлекләре белән уртаклашачак, галимнәр Фоат Галимуллин, Миләүшә Хабетдинова, Лена Гайнанова, Марсель Әхмәтҗанов аның иҗат юлы белән таныштырыр. Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреатлары Р.Гаташ, Р.Низамиев, С. Әхмәтҗанова, Р.Зәкуан, И.Иксанова, Р.Аймәт чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килер. Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова башкарган җырлар кичәнең бизәге булыр.   

             Кичә 17 сәгатьтә башлана.  

Сишәмбе, 15 Март 2016 11:37

Милләт хакына җан атып

Китап сатуның, газета-журналларга язылуның кимүе бүген кемнәрне генә борчуга салмый икән?!

2016 елның 16 мартында Татарстан Язучылар берлегендә (Мөштәри урамы, 14 йорт) “Фольклор һәм татар әдәбияты” дигән темага түгәрәк өстәлдә сөйләшү була. Аны Татарстан Язучылар берлеге һәм  Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра.

Түгәрәк өстәлдә хәл ителәсе мәсьәләләр – фольклор үрнәкләрен әдәби эшкәртү ысулы белән халык авыз иҗаты тәҗрибәсен әдәбиятка күчерү; халык авыз иҗаты күренешләрен чагылдыру нигезендә яки, фольклорның жанр үзенчәлекләрен язма әсәрләргә кертеп, матур әдәбиятны үстерү;  эстетик критерийлар, форма һәм алымнарны кулланудан  барлыкка килгән әдәбият һәм фольклор  синтезы проблемалары.

Язучыларны, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге галимнәрен,  Идел буе федераль университеты укытучыларын, матбугат чаралары вәкилләрен түгәрәк өстәл янында булачак әңгәмәгә чакырабыз.  

Башлана 14 сәгатьтә.

тарихи кыйсса
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның өр-яңа әсәрендә 1520–1566 елларда Госманлы империясендә хакимлек иткән һәм Төркия тарихында иң югары сәяси көчкә ия булган Сөләйман Кануниның тормышы сурәтләнә.

 

Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар., иҗат портретлары
Бу китапка филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗеваның чыгышлары әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары туплап бирелде. Әдәбият тарихының төрле чорларына караган язмалар белән бергә, җыентыкта татар балалар язучыларының поэзия һәм проза әсәрләрен тема, проблема, жанр һәм сәнгатьчәлек хасиятеннән чыгып бәяләгән мәкаләләр дә урын алды.

 

 Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән драма әсәрләре туплап бирелде.

Балалар өчен фәлсәфи-аллегорик повесть.

 11 мартта Татарстан Язучылар берлегендә шигърият остаханәсе утырышы уздырылачак. Анда Ульяновск каласында яшәп иҗат итүче Шәфикъ Иматдинов шигырьләре турында фикер алышу булачак.

Шәфикъ Иматдинов Татарстанның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туып үскән. Бүгенге көндә ул Ульяновск өлкәсенең Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсендә яши. Өлкәдәге татар автономиясенең Засвияжье районы бүлекчәсен әйдәп бара, Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе рәисе урынбасары вазифаларын үти.

Шәфикъ Иматдинов – берничә шигырь җыентыгы авторы. Аның “Дәрьяларга каршы йөзәм”, “Сиңа гына” дип аталган китаплары белән укучы  таныш инде. Аның иҗаты туган туфрак җылысын сагыну, әти-әнисен юксыну хисләре белән сугарылган. Шулай ук туган телне, милли гореф-гадәтләребезне саклау тойгысы да игътибарны җәлеп итә.

Утырыш 15 сәгатьтә башлана.  

Пәнҗешәмбе, 10 Март 2016 16:34

Безнең Туфан

 Бу китапка күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең истәлек-хатирәләре, шигырьләре туплап бирелде. Җыентыкта шулай ук әдипнең моңарчы басылмаган әсәрләре һәм баш ка язмалары укучылар игътибарына тәкъдим ителә.

Пәнҗешәмбе, 10 Март 2016 16:30

Мәгъсум Хуҗин

 Мәгъсум Хуҗин: истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр

Страница 89 из 138
Союз писателей РТ