Чәршәмбе, 31 Май 2017 09:33

Чистай дәрәҗәле якташын котлады

Rate this item
(1 Vote)

2017 елның 26 маенда Чистай шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда шушы районның Яуширмә авылында туып үскән шагыйрә, прозаик, балалар язучысы, тәрҗемәче, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты, байтак медальләр иясе, озак еллар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында баш киңәшче булып эшләгән Флёра Габдрахман кызы Тарханованың 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе уздырылды.

     Чистай муниципаль районы башлыгы  Дмитрий Алексеевич Иванов ярдәме белән оештырылган бу кичә бик күңелле һәм мәгънәле узды. Бу чараны уздыру өчен район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Үзәк китапханә җитәкчелеге шактый көч куйган әлеге кичәдә юбиляр сүзләренә язылган җырларны  җирле җырчылар башкарды, авторның балалар өчен язылган шигырьләрен төрле мәктәпләрдән килгән  укучылар гаҗәеп оста һәм матур итеп  сөйләде.

     Казаннан да кунаклар килде. Язучылар берлегеннән рәис урынбасары Сабирҗанов Расих, танылган шагыйрә һәм журналист Фәйрүзә Мөслимова, Г. Тукай һәм Г. Исхакый премияләре лауреаты  шагыйрь Зиннур Мансуров; автор җырларын башкаручы җырчылардан Базарбай Бикчәнтәев һәм Балгынай Нурлан, Гөлгенә Кәлимуллина; “ Гаяз Исхакый ” якташлыгы җәмгыятеннән Илдус, Алсу, Искәндәр, Илгиз Тархановлар, әлеге җәмгыятьнең җитәкчесе Тәлгать Әнәс улы Әхмәтҗанов, Рәзинә Исмәгыйлова, Флёра Багаутдинова, Ирек Тимургалиев һ.б. катнашты, сәхнәдән юбилярга үзләренең котлауларын  да җиткерделәр, бүлекләрен дә тапшырдылар.

     Кичәдә Ф. Тарханова туган ягына багышланган шигырьләрен укыды, көен дә, сүзен дә үзе язган “ Алсу розалар ” җырын моңлы тавышы белән тамаша -чыга ирештерде. Гаҗәп матур киемнәре һәм очып-очып биюләре белән сокландырган балалар бию ансамбле чыгышы да күңелләргә хуш килде.

      Юбилярны беренче чиратта Чистай муниципаль районының башкарма комитеты рәисе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов котлады. Яуширмә авылыннан килгән берничә якташы, бүләк кенә биреп калмады, хәтта аңа багышлап язган шигырьләрен дә укыдылар. Ф. Тарханова чыгыш ясаучыларның һәрберсенә әле яңа гына эшләнгән өч төрдәге компакт-дискларын һәм китапларын бүләк итте.

     Кичәне тәмамлау алдыннан шундый матур һәм дәрәҗәле үткән иҗат кичәсен оештыручыларга, якташларына, каләмдәшләренә, туганнарына, гомумән, кичәдә катнашучыларның барысына да Флёра Тарханова үзенең рәхмәтен һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Зал  дәрәҗәле якташын алкышларга күмде.

                                                                        Гөлйөзем Байбекова,

                                                                                    26.05.2017.

Read 556 times
Союз писателей РТ