Дүшәмбе, 28 Август 2017 08:51

Мәңгелек хәтер

Rate this item
(0 votes)

1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә фашистлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Тоткынлыкта да баш имәгән, җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән унбер татар ир-егетенең тиңдәшсез батырлыгы милләтебезне бөтен дөньяга танытты. Кешелекнең ирекле киләчәге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны халык та, ил дә онытмый. Һәр елны шушы фаҗигале көндә мәйданнарга чыгып Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алабыз.

Быел да 25 август көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янына ал канәферләр, бакча гөлләре тоткан балалар, укытучылар, язучы-шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, җәмәгатьчелек җыелды.

Искә алу чарасы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре белән башланып китте. Беренчеләрдән булып сүз алган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин җәлилчеләрнең батырлыгы турында тетрәндерерлек итеп сөйләгәннән соң, унбер каһарманның да исеме яңгыраган шигырен укып үтте. Аннан соң чыгыш ясаган шагыйрьләребез Рәзинә Мөхияр, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина, Рәкит Әбделмановның да шигъри тезмәләре батырларга мәдхия булып яңгырады.  

Үлем сәгатьләре җиткәндә дә үз татар телебездә халкыбызның моңлы җырын сузарлык көч тапкан җәлилчеләрнең батырлыгы мәңгелек, исемнәре үлемсез. Милләтебез, гомумән, кешелек яшәгәндә алар турында хәтер дә яшәр. 

Г. Абдуллина 

Read 484 times
Союз писателей РТ