Дүшәмбе, 18 Март 2019 18:15

Тәрбия белән әдәби иҗатны бер күреп

Written by 
Rate this item
(4 votes)

 

 

Язның беренче көне сәнгать мәктәбе укучыларның күңелләрендә аеруча истәлекле булып уелып калды. Алар “Уртадан аткан чәчәк” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә 39 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе, тугыз китап авторы Нурзия Рашит кызы белән очраштылар, иҗаты белән таныштылар.

Нурзия Мирхазованы шәһәребез мәктәпләре укучылары “Сүздән энҗеләр тезеп...” проекты буенча танып хөрмәт итсәләр, безнең өчен ул – күркәм холыклы, үрнәк хатын-кыз, атказанган мөгаллимә, тәрбияче, “Кама таңнары” һәм “Ак калфак” оешмаларының актив әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, үз эшенең чын остасы, туган телебезгә мәдхия җырлаучы. Күркәм нәтиҗәләргә китерүчән төгәллек тә, хатын-кыз пөхтәлеге дә бар анда.

Каләмдәше Рифкать Имаевның “Нурзиягә” дип атап язган шигъри юллары да минем әйткән сүзләремә тәңгәл килә.

Ачык йөзле, тәмле сүзле

Син шундый бит тумыштан.

Картаймый ул яшәгәннәр

Ямь алып бу тормыштан.

Телисең икән – мактан,

Синең күңелең актан.

Һәммәбезгә чын үрнәк син

Бары тик яхшы яктан.

Ә иҗаты – балачакта сайлаган һөнәренең кушымтасы. Ягъни, әдәби иҗаты тәрбияви әсәрләрдән торуы белән кыйммәт. Бары тик һөнәренә тугры кеше вазыйфасын җиренә җиткереп башкара һәм аны тагын да баетуга, камилләштерүгә юнәлеш таба. Бу очракта аның тәрбияви әсәрләре дә ярдәмгә килә, шулай ук шәхси проектлар булдыруы да мактаулы хезмәтенең бизәге булып тора. Алар берсен-берсе тулыландырып, үрелеп алып барыла.

Әйтик, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары ике дәүләт телендә нәшер ителгән “Серле рәссам” (Волшебный художник), “Бүләк” китабын яратып укысалар, өлкәнрәкләр өчен “Уяну” дип исемләнгәне өстәл китабы булырлык. Шуңа да укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча республика күләмендә чыгышлар ясыйлар, шигырьләренең генә түгел, әсәрләренең дә тәрбияви әһәмиятен, иҗади үзенчәлекләрен дәлилләп сөйлиләр. Димәк, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга гына түгел, мәктәп укучыларына да, көллият студентларына да әйтер сүзе, бирер киңәше бар Нурзия Рашит кызының.

 Очрашу вакытында янә шул фикергә килдек. Балалар өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп тамашачыларга җиткерделәр, чараны алып баручылар сәнгать мәктәбенең алдынгы хезмәткәрләре Чулпан Загреева белән Гөлнара Хафизова, Нурзия Мирхазованың кечкенә чагыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган үсешләре турында тәфсилләп сөйләделәр, яңалыклары белән таныштырдылар, экранда дәлилләүче фотосурәтләр дә яктыртылды. Төрле мавыктыргыч сораулар аша Нурзия апаларының ничек, кайчан иҗатка тартылуын да, әдәбиятның кайсы өлкәсендә күбрәк каләм тибрәтүен дә, каян вакыт табуын да ачыкладылар.

Сәнгать мәктәбендә белем алучылар арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр аеруча күп, шуңа да бәйрәм төсмерен алган кичәдә осталыкларын күрсәтеп, төрле уен коралларында уйнадылар, җырладылар. Кичә тәмамлангач та хушлашырга ашыкмадылар, язучы апалары белән селфи төшеп, телефон номерын алырга да өлгерделәр. Гармун моңына кушылган җыр дулкыны тәнгә генә түгел җанга да дәва, диләр бит. Укучы балалар каршында остазлар Кәүсәр ага Камалиев белән Гөлфия ханым Шиһапова чыгышы да бик урынлы иде, чагыштырып карарга җирлек тудырылды.

Нурзия апалары да, гадәттәгечә шигырь сөйләүчеләргә генә түгел, иң шәп сорау бирүчеләргә дә китапларын бүләк итте. Яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган хезмәтен һәм иҗатын зурлап, үзебез дә чыгыш ясадык. Рифкать Имаев югарыда телгә алынган шигырен укыса, озак еллар “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен җитәкләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхулла Абдуллин, балаларга мөрәҗәгать итеп:

– Нурзия сеңлебез гадәти гаиләдә туган, гади авыл баласы, үз тырышлыгы белән югары дәрәҗәләргә ирешкән, сезгә дә аның кебек булырга омтылырга кирәк. Бары тик тырыш хезмәт кенә кешене бәхетле итә, тарихка тирән эз сала, - диде.

Бик дөрес сүзләр! Яхшы холык кечкенә чагыннан ук формалаша, гомер буе дәвам итә, шуңа да “күркәм холык – гомер чәчәге” дип әйтәбез андыйлар хакында. Нурзия Рашит кызының күргәзмәдә урын алган китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләре дә нәкъ шул хакта сөйли. Әдәби иҗаты да тәрбияви әсәрләрдән гыйбәрәт булуы белән аерылып тора.

Сәнгать мәктәбе директор урынбасары Людмила Харитонова да мавыктыргыч, тәрбияви очрашу өчен чиксез зур рәхмәтен белдереп, Нурзия Мирхазовага истәлекле бүләк тапшырды, иҗади уңышлар теләде.

 

Суфиян Минһаҗев

Мәгариф ветераны,

Аксакаллар шурасы әгъзасы

 

 

 

 

Read 60 times
Союз писателей РТ