Җомга, 05 Апрель 2019 09:38

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис Зарипов мәктәп укучылары белән очрашты

Rate this item
(0 votes)

 

 

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә автор-башкаручы, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис Зарипов мәктәп укучылары белән очрашты.

“Тормышымның тәме” дип исемләнгән искиткеч мәгънәле, ихлас кичә  барышында балалар Рубис абыйларының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән китаплары белән таныштылар. Иҗатчы аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, туган телебездә сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне онытмаска, туган җиребезнең табигатен сакларга өндәде. Рубис Зарипов, билгеле инде, өздереп гармунда да уйнады, үзе иҗат иткән җырларны да башкарды. Кичә азагында исә ул балаларга яңа гына табадан төшкән “Нәсыйхәт” исемле китабын бүләк итте һәм шул китапка кергән шигырьләрен укыды. 

Апрель аенда үзенең олуг юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнгән Рубис ага Зариповны Чаллы халкы, чыннан да, тормышның тәмен, ямен тоеп яшәүче, күңелендәге матур тойгыларны  түкми-чәчми тирә-юньдәгеләргә өләшүче, туган җирен, телен өзелеп сөюче олпат шәхес буларак белә һәм хөрмәт итә. Шундый милли җанлы шәхесләребез булганда, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебезнең киләчәге якты булыр.

 

Г. Абдуллина

 

 

Read 45 times
Союз писателей РТ