Чәршәмбе, 17 Апрель 2019 10:53

Татарстан язучылары Уфаның татар гимназиясендә укучылар белән очрашты

Rate this item
(0 votes)

Очрашу Башкорстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оештырылган.

Бүген Уфаның 84нче татар гимназиясендә укучылар Татарстан язучылар берлеге вәкилләре - Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ һәм Татарстан язучылары берлеге рәисе, драматург Данил Салихов белән очрашты.

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе 2002 елда 84 урта мәктәбе нигезендә оешкан. Гимназиядә 51 сыйныф бар, аларда 1396 бала белем ала. Шуларның яртысыннан күбрәге "Туган тел" предметы буларак татар телен укый. Мәктәп ике сменада белем бирә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184687/…

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184687/

Read 36 times
Союз писателей РТ