Дүшәмбе, 28 Апрель 2014 12:09

Умыртка

Rate this item
(0 votes)

  Безнең халыкта «ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дигән мәкаль бар. Әле кайчан гына «икмәк бул­са, җыр да була», – дип тәкрарлыйлар иде. Икенче төрле әйткәндә, кешенең рухи дөньясы икътисадый нигезгә бәйле. Әлбәттә, «хикмәт»не төрлечә аңлаучылар бар.        

  Безнең халыкта «ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дигән мәкаль бар. Әле кайчан гына «икмәк бул­са, җыр да була», – дип тәкрарлыйлар иде. Икенче төрле әйткәндә, кешенең рухи дөньясы икътисадый нигезгә бәйле. Әлбәттә, «хикмәт»не төрлечә аңлаучылар бар.

Татарлар арасында элек тә бай кешеләр аз булмаган. Бүген аларның күбесен кем хәтерли?! Ә менә мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр сал­дырган, милли китаплар, газета-журналлар нәшер иткән Хөсәеневләрне, Рәмиевләрне, Юнысовларны, Акчуриннарны, Галикәевләрне әле дә истә тотабыз. Бу исем­лекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Дәүләтнең милли-сәяси изүе­нә карамастан, татар мәгарифен гамәлгә куюда, дин тәрбиясендә, мәдәниятне саклауда, кыскасы, татарның татар булып калуында, шушы игелекле байларның роле бик зур, бәлки әле беренчелдер дә. Биредә аларның, әлбәттә, үзләре­нең балачактан милли һәм дини тәрбия алуын да онытмаска кирәк. Башка телдә укып, чит культура­ның апологеты кимәленә төше­релеп денсез тәрбия алсалар, алар татар мәгарифе, татар мәдәнияте өчен кыл да кыймылдатмас иде.

  Милли һәм дини тәрбиянең ке­че яшьтән үк күңелгә сеңәргә ти­ешлеген атаклы химаяче Әхмәд Хөсәеневнең васыятендә күрергә мөмкин. Әхмәд бай Оренбург янындагы Сәет бистәсендә (Каргалыда) туып үсә. Төбе хәзерге Телә­че районы Кибәхуҗа авылында. Бабалары бай сәүдәгәрләр булып, әтисе төрле сәбәпләр аркасында бөлә, гаиләсен авыр хәлдә калды­рып, үлеп китә. Әхмәд унике яшьтә ятим калып, үз көнен үзе күрә баш­лый. Соңыннан ул сәүдә эшен биш сумнан башлавы турында искә төшерергә яраткан. Дистә ел да узмый, ул инде миллионнар белән эш итә. Берара хәтта Берлинда да сәүдә йорты була. Оренбургта яшәгән чагында ук ул татар дөнья­сында атаклы химаяче булып та­ныла. Зур бина салдырып, «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез сала, бар­лык чыгымны үзе күтәрә. Орен­бургтагы таш мәчет тә аның акчасына салынган. Хөсәеневләр белән Рәмиевләрнең уртак нәшриятында йөзәрләгән исемдәге китап нәшер ителә. Хөсәеневнең милләт файда­сына гамәлләрен санап бетерер­лек түгел. 1896 елда ул Казанга ки­леп урнаша. Риза казый язуынча, монда яшәгән ун ел эчендә ул егер­ме мәчет-мәдрәсә салдыра, кырык мөгаллимгә эш хакы түләп тора, ике йөз мәктәп-мәдрәсәне дәреслекләр белән тәэмин итә. Милли мәгариф өчен ярты миллион сум­ны вакыфка васыять итә.

Әхмәд Хөсәеневнең васыяте урыс телендә язылып, нотариус тарафыннан икърарланган. Акча­ның кадерен белүче бай һәр җөм­ләне ачык итеп, ике төрле шәрех­ләмәслек итеп язган. Кайбер пунктларына күз төшерү бүген безнең өчен дә гыйбрәтле булыр иде. Мәсәлән: шестидесяти учителям мугаллимам, преподающим родную татарскую грамоту, по десяти рублей каждому в течение пяти лет; сорока учительницам, преподающим род­ную татарскую грамоту, по двести рублей каждой в течение пя­ти лет; на издание учебников 500 руб.; одна тысяча триста рублей на содержание и обучение мусульманских шести учеников в однойиз ремесленных школ г.Казани и шести учеников в одной из таких же школ в г.Оренбурге. Ләкин Әх­мәд бай мөһим бер шарт куя: каковые ученики должны пробыть предварительно в мусульманской школе три или четыре года и иметь свидетельство о знании правил мусульманской веры! Хөсәенев сәләтле татар яшьләрен гимназияләрдә, сәүдә училищела­рында, университетларда (аларның факультетларына кадәр бил­гели: юридик, шәрекъ яки филоло­гик, медицина һәм технологик) укытыр өчен меңнәрчә сум акча бүлә. Ләкин барысына да шарт бер: әлеге стипендиатлар иң баш­та татар телендә укыган һәм дини белем алган мөселманнар булырга тиеш. Югыйсә зур акча түгеп аларның хөкүмәт уку йортларында укытудан татар милләтенә бер файда да булмасын Әхмәд Хөсәенев яхшы аңлаган. Кайбер татар яшьләренең Әхмәд бай акчасына чит ил университетларында укуы да мәгълүм.

Әлбәттә, бу күптән булган хәл­ләр. Әхмәд Хөсәенев үлгәнгә дә йөз елдан артык вакыт үтте. Бүген башка заман. Ә зарыбыз шул ук, үкенечебез исә ачырак. Безнең милләт XX гасырдагы кебек ту­планган иҗтимагый көч түгел ин­де. Халкыбызның яртысы, бәлки аннан да артыграк, үз телен белми, татар мәдәнияте аның өчен ят бер субкультура, ә намаз-ниязлы мөселманнар 6-7 проценттан ар­тмый. Мондый вәзгыятьтә милли һәм дини тәрбия алган эшкуарларның, җыйнап әйткәндә, бул­дыклы кешеләрнең тормышыбыз­да әһәмияте тагын да арта. Бәхе­тебезгә, алар бар, игелекле гамәл­ләрен күреп торабыз һәм бу ки­ләчәккә өмет уята. Бүгенге химаячеләребезнең күбесе үз тырышлы­гы белән мал тапкан кешеләр. Алар арасында, билгеле, доллар милли­онерлары, миллиардерлары була алмый. Чөнки ул кадәр байлыкны, Билл Гейтс талантына ия булмасаң, үз көчең белән туплау мөмкин түгел. Ә хәрәм мал ияләренә Әхмәд Хөсәенев эшчәнлеге үрнәк түгел. Хөсәенев тиенне тиенгә кушып ба­еган кешеләрнең берсе. Шунлык­тан андый шәхесләрнең игелекле эшләре икеләтә соклану уята.

Милли яшәештә мәгарифтән дә мөһимрәк өлкә юк. Безнең үзебездән башка аны беркем дә кайгыртмаячак. Биредә шәһәр­ләрдәге вәзгыятькә кагылып тор­мыйм. Шулай да бүгенге шартлар­да милли мәгарифне нигез итеп алган хосусый балалар бакчала­ры, мәктәпләр ачарга мөмкин бу­лыр иде. Дөрес, бу эшкә төрле бю­рократик киртәләр куела, ләкин милләтем дип яшәгән кешеләргә соңгы биш гасырда кайчан җиңел булганы бар? Мәчетләрдә дә якшәмбе мәрәпләрен гамәлгә куеп була. Алар бар, тик «Исламда мил­ләт юк», – дигән булып, күп очракта чит телдә укыталар.

Мәхәллә системасы турында күп сөйләнде. Мөфти Өлбир Крганов һәр чыгышында бу темага ка­гыла. Чыннан да, Чуашиянең кай­бер авылларында мәхәлләләр, аларның иҗтимагый советлары милли яшәештә төп рольне уйный. Биредә мәдрәсәләр эшли, бала­ларга Ислам нигезләрен өйрәтер өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Авыл эшмәкәрләре монда имам­нарга чын таяныч. Ләкин мондый оешканлык, үзләрен мәхәллә итеп тою Татарстан авылларында бик күзәтелми. Минемчә, биредә ха­лык күбрәк хөкүмәттән өмет итә. Кемдер килеп оештыруны, кемнеңдер китереп бирүен көтеп яту бар. Ә эш бит иманда! Дәүләт күңелләргә иманны китереп сал­маячак, киресенчә, ул аны тартып алырга гына мөмкин. Ә Татарстан­нан читтә татар бары тик үзенә генә ышана ала. Чөнки ул белә: аңа читтән беркем дә, дәүләт тә, «Татнефть» тә ярдәм итмәячәк. Үз йөрәгеңә таянганда гына умыртка сөяге ныгый.

Гомумән, читтәге татарларга Татарстаннан ярдәм алу турында түгел, Татарстанга ярдәм итү ту­рында уйларга вакыт. Яһүдләрдән үрнәк алыйк!

Татар телен һәм әдәбиятын укыту эшендә фидакарьлек күр­сәткән укытучыларга күпмедер күләмдә грантлар бирү, аларның сәләтле укучыларына стипендия­ләр бүлү дә эшмәкәрләрнең хә­леннән килер иде. Билгеле булган­ча, Германия әле XIX гасырда да вак кенәзлекләрдән торган. «Ти­мер канцлер» Бисмарк заманында ил берләшә. Шул гамәле өчен мәд­хия укучыларга Бисмарк, Герма­нияне мин түгел, ә немец теле укы­тучылары берләштерде, дигән.

Авылда мәктәп булмаса, аның киләчәге юк. Ә эшлекле кешеләре булмаса, аның бүгенгесе дә юк. Чын эшмәкәр икән, ул эш урынна­ры булдыра, димәк, авылда эш­ләргә яшьләр кала. Яшьләр бар икән, балалар тууы инде ул вакыт мәсьәләсе генә.

Әле кайчан гына авыл – теле­без чишмәсе, гореф-гадәтләр чы­ганагы дип сөйли идек. Хәзер бу ту­рыда авыз күтәреп әйтү кыенрак. Милли яшәештән ваз кичә баруы­бызны глобальләшүгә сылтамыйк. Безне инде биш йөз ел дәвамында глобальләштерергә маташалар. Без һаман исән әле. Дөрес, хәзер һөҗүм көчлерәк. Ул телевидение, Интернет аша бара. Без моңа сә­ламәт консерватизм, элгәречә әйт­сәк, кадимчелек белән генә каршы тора алабыз. Киләчәктә дә татар булып каласыбыз килсә, әлбәттә.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

 

 

Read 924 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:50
Союз писателей РТ