Якшәмбе, 28 Сентябрь 2014 23:41

Җәлил бүләк иткән бәйрәм

Rate this item
(0 votes)

Татарстан язучылар берлегенең Тукай исемендәге клубында герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар. Күптән түгел генә аның легендар “Моабит дәфтәрләре” («Моабит тетрачесем») чуваш телендә дөнья күргән. Шигырьләрне Чувашияның халык шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Тургай тәрҗемә иткән.

Тукай исемендәге клуб яңа сезонны шушы кичә белән башлый. - дип бәйрәмне ачып җибәрде Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, - Һәм бу очраклы хәл түгел. Муса Җәлил исеме үз тарихын хөрмәтләгән һәр татар өчен кадерле. Хәер татар өчен генә дә түгел. Яңарак кына төрки журналлар форумы булып узды һәм анда катнашкан балкар шагыйрьләре безгә бик күңелле сюрприз алып килгәннәр. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен балкар теленә тәрҗемә иткәннәр иде. Хәзер менә - чуваш дусларыбыздан бүләк...

Моңа кадәр Муса Җәлилне Чувашиядә бөтенләй белмәгәннәр дип булмый. «Моабит дәфтәрләре”нең бер өлеше 1956 елда дөнья күргән булган. Анда ундүрт шагыйрь Дәфтәрләрнең илле алты шигырен тәрҗемә иткән. Хәзер исә беренче тапкыр тулы килеш басылып чыккан.

Валерий Тургайның татар әдипләрен беренче тапкыр гына тәрҗемә итүе түгел икән. 2008 елда ул танылган татар язучысы Зариф Бәширинең “Чуваш кызы Әнисә” повестен чувашчага әйләндерсә, 2011 елда Тукай шигырьләрен китап итеп чыгарган. Гомумән, татар язучыларын чувашчага тәрҗемә итү киң колач алып бара.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис башка чуваш язучыларының да татар әдәбияты белән бик теләп хезмәттәшлек итүен ассызыклап үтте. Аның үз әсәрләрен дә чувашча чыгарырга җыеналар икән. Кайберләрен шул ук Валерий Тургай тәрҗемә иткән, күпләрен Раиса Сарби. Шуңа ахры, ул Раиса Сарби турында аеруча мавыгып сөйләде.

Бер чуаш авылында кечкенә кызчык урамда җыелып торган күләвек янындарак уйнап йөри. Бераздан капка астыннан ата каз чыга да пыр-тузып суда чайкангач нык итеп кагынып куя. Шуннан чәчрәгән бер тамчы су кызчыкның күзенә керә. Һәм шул тамчы аша ул дөньяны төрле төсләрдә итеп күрә. Кызчык моңа шулкадәр гаҗәпләнә һәм соклана. Һәм өенә кереп, кулына каләм алып иң беренче шигырен яза. Бу әлбәттә, Раиса Сарби була...

Һәм илһам алып килгән шушы вакыйганы искә төшереп, мин Раиса Сарбига шушы казны бүләк итәм! - дип ул этикеткасына каз сурәте төшкән ниндидер сувенир тоттырды. Шуннан соң шаярткандай итеп алды:

Әгәр аның урынында без булсак, әлбәттә, бездән, Валерийдан да, миннән дә, бернинди дә шагыйрь чыкмас иде. Безгә ана каз кирәк булыр иде...

Ул арада Тургай Ренат Харисның “Өянке” шигырен искә төшереп, аны укырга тәкъдим итте һәм кошлар турындагы кызыклы фәлсәфә өзелеп калды.

“Бу чынлап та бик киң танылган һәм бик күп телләргә тәрҗемә ителгән шигырь. Һәм аны һәрбер халык үзе турында дибрәк кабул итә.” - диде Ренат Харис әлеге шигырьне исенә төшергән арада. Бу уңнан кыссалар сулга, сулдан кыссалар уңга, югарыга юл япсалар аркылыга үсүче агач турындагы шигырьне империя халыклары язмышы белән бәйләргә дә мөмкин иде. Хәтта ишектән кусаң, тишектән керүче әрсезләр заманында да аның мәгънәсе үзгәрмәгән кебек тоелды. Ә Валерий Тургай аны чувашча укыды. Ике халык шагыйренең бу дуэты бик матур, “Шагыйрьләр дуслыгы - әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы...” - дигән параллель үткәрергә мәҗбүр итәрлек, күренеш булды.

Ренат Харис белән Валерий Тургай

- Үз хезмәтең белән син безнең халыкларның дус-тату яшәвенә булышлык итәсең. Әгәр халыклар шулай яшәсә безнең илебез дә, җәмгыятебез дә ныклы булыр. - диде Ренат Харис сүзен йомгаклап, - Шуларны искә алып, язучылар берлеге Валерий Тургайны Державин исемендәге премиягә тәкъдим итсә, бу бик гадел булыр иде.

Валерий Тургай ипле генә баш кагып куйды. Чувашиядән килгән кызлар дәртле җыр башлагач, залда аларга кушылып җырлашып утыручы татар апалары да табылды. Чынлап та, беренче карашка гади генә милли киемнән булып, халык җырын гына башкарсалар да үз артыннан ияртерлек әллә нинди тылсым бар иде кызларда. Шушы тылсымнан илһамланыпмы сәхнәгә бер апа күтәрелде:

- Мин язучы, шагыйрь, артист, режиссер һәм профессиоанль тәрҗемәче Флера Тарханова булам, - дип таныштырды ул үзен. Һәм әлеге вакыйга уңаеннан тәрҗемәче шагыйрьгә, килгән кунакларга хөрмәт белдереп, кызлар белән (матур итеп!) бер генә куплет чуваш җыры җырлап күрсәткәннән соң, үз әсәрләрен дә чувашчага тәрҗемә иттерергә теләге барлыгын әйтте. Зал алкышка күмелде. Болай уйлаучылардан ул ялгызы гына булмаган, күрәсең.

Кичәдә, әлбәттә, Муса һәм аның көрәштәшләре турында да җылы сүзләр әйтелде. Алып баручы Луара Шакирҗанова әледән әле герой шагыйрьнең тормыш юлын, кызыклы һәм кызганыч мизгелләрен искә төшереп торды. Һәм ике телдә дә Җәлил шигырьләре яңгырады. Г. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин аларны тәэсирле итеп укыды. Ә Казанның 155 гимназиясе укучысы Радион Артемьев бөтен халыкны сокланырга мәҗбүр итте. Коеп куйган актер инде менә. Әле яшь кенә булса да сәнгатьле уку конкурсларында катнашып җиңү арты җиңү яулый икән. Болай барса, мәктәпне тәмамлаганчы Муса Җәлил исемендәге премия дә алып куяр әле...

Казанның 155 гимназиясе укучысы Радион Артемьев

Татарстанның һәм Россияның халык артисткасы, Тукай исемендәге премия лауреаты Зилә Сөнәгатуллина, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артисты Айдар Нургаянов җырлары белән илһамланып алгач, сәхнәгә Сарби күтәрелде. Гадилеге, ихласлыгы белән шундук тамашачы күңелен яулады шагыйрә. Күңелне арбый торган әллә нинди сихри көч бар анда. Чувашча бер сүз аңламаган кешене дә үз артыннан ияртеп китә алырлык. Муса Җәлилнең тәрҗемә ителгән шигырен укыганда бу бигрәк тә нык сизелде. Сүзмә сүз аңлашылган кебек тоелды ул. Әлбәттә, моны Раиса Сарбиның осталыгы белән дә аңлатып була. Шул ук вакытта, Валерий Тургай да шигырьнең аһәңен, моңын нәкъ татарча яңгырата алуга ирешкән дигән сүз.

Раиса Сарби

- Җәлилнең йөз еллыгында өч кисәктән торган истәлек-китап бүләк иттеләр. - ди Тургай әлеге эшкә алынуы турында, - Татарчасы да бар, русчасы да. Ә чувашча юк. Җәлил тиклем Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” дә безнеңчәгә тулысынча тәрҗемә ителмәгән икән бит! Һәм мин тотындым. Бар булмышым белән аның дөньясына чумдым. Тормыш юлын өйрәндем. Рафаэль Мостафинга рәхмәт. Аның хезмәтләре күп нәрсәләргә ачыклык кертергә булышты. Һәм менә, ниһаять, китап дөнья күрде. Ә мин сезгә бары тик рәхмәт кенә әйтә алам. Чувашның да рухи байлыгына әйләнерлек иҗатчыларыгыз өчен зур рәхмәт!..

“Кеше хәзер үз-үзенә бикләнде, күрше хәлен күрше белми” - дигән зарланулар еш ишетелгән дәвердә, әлеге вакыйга чынлап та игътибарга лаек. Бу инде әдәбиятларның, милләтләрнең аралашырга, тел-лөгать алмашырга омтылуы.

Марат Кәбиров

Read 918 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:53
Союз писателей РТ