Чәршәмбе, 01 Октябрь 2014 00:00

Л. Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салынды

Rate this item
(1 Vote)

1 октябрьдә Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы оештырылды. Анда язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

 

Лев Николаевич Гумилевның тууына 1 октябрьдә төп-төгәл 102 ел була. Аның исеме киң билгеле, ә хезмәтләре бүген дә көтеп алына һәм китап кибетләрендә озаклап ятмый. Русның күренекле шагыйрьләре Николай Гумилев һәм Анна Ахматованың улы. Лев Гумилев тарихчы, географ, тюрколог, этнолог һәм шагыйрь буларак кына түгел, ә империя мәнфәгатьләрен генә күз алдында тотып төзелгән тарихны объектив күзаллаучы буларак та татарга кадерле шәхес. Ул үзе дә заманында: “Мин, рус кешесе, гомерем буе татарларны гайбәттән яклап киләм” - дип язган иде.

Һәм ул хатларында да үзенең татар тамырларына ишарә ясап ”Арслан-бәк” дигән култамга куя торган булган. “От Руси до России”, “Древняя Русь и великая степь” дигән хезмәтләрендә, мәсәлән, ул Алтын Урданы татар-рус берлеге сыманрак карый. Һәм бу караш тарихчылар арасында игътибар үзәгенә күчә бара.

Чыгыш ясаучылар да галимгә хөрмәт белдерделәр. Мәдәният министрлыгы вәкиле Д.Ф. Хәйретдинова да, фәннәр академиясеннән Р. Р. Салихов та, шагыйрь Р. М. Харис та Лев Гумилев хезмәтләренең әһәмиятын, халыклар дуслыгының мөһимлеген ассызылап үтте. Соңыннан тантаналы рәвештә галим һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Гумилевны искә алырга килүчеләрне көчле яңгыр да куркыта алмады. Һәм бу күңелдә бераз горурлык тойгысы да уятты. Кемнәр ничек кенә кимсетергә маташмасын, бер нәрсә бәхәссез: үзен хөрмәт итүчеләрне онытмый ул татар. Бер кайчан да.

Read 787 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:53
Союз писателей РТ