Дүшәмбе, 29 Апрель 2019 11:15

Шигъриятнең серле алиһәсе

 

Чаллының шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә талантлы яшь шагыйрь, халыкара “Бэлла” премиясе лауреаты, “Мин бәхетне күрәм!..”, “Тынлык кайтавазы”, “Кайту” исемле шигъри җыентыклар авторы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булды. Чарада күренекле каләм әһелләре Айгөл Әхмәтгалиева, Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттаховалар да катнашты. Мәктәп китапханәчесе Илфания Нуретдинова тарафыннан оештырылган шигърият бәйрәмендә укучылар, укытучылар чыгыш ясады: очрашу җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Кичәне Чаллы шәһәре мәктәпләренең китапханәчеләре дә тамаша кылды.

Тукай яши безнең күңелләрдә

 

Бөек шагыйребез исемен горур йөрткән Тукай районының Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган әдәби бәйрәм узды. Әлеге, чын мәгънәсендә, шигърият, әдәбият бәйрәменә авыл халкы, район мәктәпләре укучылары, китапханәчеләр һәм, билгеле инде, язучылар, шагыйрьләр килгән иде.

Мәдәният йортының фойесында һәр кунакны Шүрәле, Кәҗә белән Сарык һәм Тукайның башка әсәрләре каһарманнары каршы алды. Шулай ук биредә бөек шагыйрьнең иҗатына багышланган рәсемнәр эленгән, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылган иде.

Бәйрәмнең төп өлешен Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин ачып җибәрде. Аннан соң сүз балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәргә, шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова һәм Зөләйха Минһаҗевага бирелде.

Бу әдәби тантанананың тагын бер куанычлы, киләчәгебезгә якты өмет уята торган өлеше – балалар арасында ай дәвамында барган шигъри марафонга нәтиҗә ясау булды. Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең иң-иңнәре һәм “Тау башында салынгандыр безнең авыл” дип исемләнгән рәсем бәйгесенең җиңүчеләре сәхнәгә күтәрелде, бүләкләр алды.

Билгеле инде, кичә барышында Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, Габдулла Тукайның гомер мизгелләре сәхнәләштереп тә күрсәтелде.

Бәйрәм азагында бер тыннан «Туган тел»не җырлаганда һәрбер йөрәк татар милләтенең киләчәгенә, газиз татар телебезнең яшәячәгенә ышаныч белән типте.

Г. Абдуллина

 

 

 

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәп укучылары күренекле язучы, Г.Исхакый һәм А.Алиш премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. 

Уку йорты директоры Рөстәм Хуҗин кунакларны сәламләгәндә: «Без шәһәребездә нәшер ителүче балалар газетасы “Көмеш кыңгырау” белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Кызыксынып укыйбыз, балаларыбызның тәүге иҗат җимешләре дә шул газета битләрендә дөнья күрә.  Киләчәктә дә элемтәләрбез нык булсын иде”, – дигән теләкләрен җиткерде. “Мәктәптә “Ак каурый” дип исемләнгән әдәби түгәрәк эшләп килә һәм, билгеле инде, яшь каләм тибрәтүчеләргә язучы, шагыйрьләрнең  йогынтысы гаять зур. Рәхмәт сезгә!” –  диде үз чыгышында милли эшләр буенча диектор урынбасары Айгөл Гайзатуллина. Мөгәллимәнең сүзен дәлилләп, укучылар кунак шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләре язган шигырьләр, әкиятләр белән таныштырдылар. 

Факил Сафин исә, үз чиратында, 41 нче мәктәпне чын милли рухлы мәктәп дип атады һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе исеменнән Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. “Киләчәктә дә матур-матур шигырьләр, әкиятләр языгыз. Иҗади дуслыгыбыз дәвамлы булсын”,  – диде ул. 

Балалар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ихлас, төпле җаваплар ишеттеләр. Бу очрашу, һичшиксез, балалар күңелендә озак сакланыр һәм дәртләнеп иҗат итәр өчен зур этәргеч булыр.

Тукай иҗатыннан илһам алып

 

Актаныш районының Кәзкәй авылындагы Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбендә язучы, шагыйрь, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның иҗатына багышланган «Яшәү ул рәхәт тә, газап та» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Әдәбият бәйрәменә Актаныштан Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Мөслимнән Халык язучысы Фоат Садриев, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, Башкортостанның Илеш районы Ябалак авыл мәктәбеннән татар теле укытучылары килгән иде.

Кичәне районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева ачып җибәрде. «Бүген Факил абый Сафин безнең Актаныш районында кунакта, Кадет мәктәбе балалары белән очраша. Факил абый, сезгә бик зур рәхмәт, – диде ул.  Сез һәрвакыт безнең балалар белән тыгыз элемтәдә яшисез, тирән эчтәлекле, гамьле әсәрләрегез белән  яшь буынның күңелендә туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбиялисез, тырыш, миһербанлы булырга өйрәтәсез».

Язучының якташы Фоат Садриев да Факил Сафин турында горурланып сөйләде. «Монда яшьләр күп. Киләчәктә тә сез бу зур әдипкә игътибар итәргә тиешсез. Шагыйрь буларак кына түгел, прозаик буларак та аның турында берничә фикер әйтәсем килә. Факил Сафин беркайчан да кечкенә әйберләр язмады. Ул ниндидер проблема күтәрмәсә, язырга алынмый һәм язмый да. Аның «Соңгы көз» дигән беренче повесте үк җәмгыятьне сискәндерде. Икенчесе – «Биектауның башларында» – Чечня сугышы турындагы әсәр. Без уйланып йөргән арада, Факил Сафин бер дигән повесть язды. Аңа ул әсәре өчен Гаяз Исхакый премиясе бирделәр. «Саташып аткан таң» трилогиясе. Бусы инде безнең яшәешнең бик фаҗигале чорларын – революция, репрессия елларын эченә алган хезмәт. Анда нинди генә шәхесләр юк. Сталиннан, Максим Горькийдан башлап, барысы да  бар. Реаль шәхесләр. Болар халыкларны бәхетле итәбез дип революция ясадылар һәм үзләре үк шушы революция ялкынында янып беттеләр. Менә шушы әйберне Факил Сафин бик оста ачты. Мин әле өч кенә әсәрне атадым. Татар исән булганда, Факилнең әдәбиятта калдырган юлы йөз еллар белән генә исәпләнмәс», – диде ул.

«Бөек Тукай туган айда без шагыйрьнең иҗат кичәсен үткәрәбез икән, һичшиксез, аның иҗатына да Тукай күзе, Тукай куйган таләпләр күзлегеннән карыйбыз. Аның бөтен иҗат юлы Тукай иҗатыннан алган илһам белән сугарылган», –  диде үз чыгышында шагыйрь Илфак Ибраһимов. 

Кичәдә кадет мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Аның сүзләренә язылган һәм композитор буларак Факил Сафин үзе иҗат иткән җырларны башкардылар.

Факил абыйлары исә балаларга «Әйдәгез, дуслашыйк!» дигән китабын бүләк итеп бирде, “Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими элемтәдә булган укучыларга, укытучыларга дипломнар, кадет мәктәбе директоры Илсур Ялаловка газетаның Мактау грамотасын тапшырды, иҗади бәйләнешнең дәвамлы буласына ышанычын белдерде.

Әлфия Ситдыйкова

Үз сүзеңне әйтә белү мөһим

 

Мөслим гимназиясендә VI республикакүләм Фоат Садриев укулары  узды. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халык язучысы Фоат Садриев, Мөслим төбәге әдипләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау максатыннан үткәрелгән бу конференциядә Фоат Садриев үзе, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты. 

Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, секцияләргә бүленеп, үзләренең фәнни эшләрен, презентацияләрен тәкъдим иттеләр.

Конференциянең йомгаклау өлешендә язучы Фоат Садриев катнашучыларга төпле киңәшләрен җиткерде. Фәнни эшләр башкарганда күбрәк фактлар китерергә, гомумиләштерү алымын кулланырга, авторның исемен кабатлау урынына төрле алмашлыклар, "автор" сүзен кулланырга кирәклеген, дикцияне яхшырту һәм яттан сөйләргә өйрәнү мөһимлеген искәртте. "Әсәр турында үз сүзегезне әйтегез, үз фикерегезне белдерергә курыкмагыз. Кысалардан чыгарга тырышыгыз", – диде ул һәм алга таба да иҗади эзләнүләр, уңышлар теләде. 

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.

Ләйлә Мирзаһитова

 

 

  

Апас район үзәк китапханәсендә шагыйрә, язучы Гөлнур  Айзетуллова иҗатына багышлап «Хисле күңел» дигән очрашу уздырдылар. Өч сәгатькә сузылган кичә шагыйрәнең  чыгышы, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, әсәрләренең прототиплары фикерләре, район җитәкчелеге,туганнары,сыйныфташлары котлаулары   белән аралашып барды.

Шагыйрә, шулай ук, Сембер каласының Заволжье район администрациясе бинасында  «Яшәү яме» дип аталган очрашуда  катнашты. Әдәби-музыкаль кичә татар автономиясенең район советы hәм җирле «Ак калфак» оешмасы тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа форматта hәм бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде

 

Җомга, 12 Апрель 2019 10:40

Яшь укучылар белән очрашулар

Казан шәһәренең 37 нче гимназиясендә балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашу узды. Гимназиянең 1нче "в" сыйныфы укучылары язучы апаларының шигырьләрен һәм шигъри әкиятләрен сәнгатьле итеп яттан укыдылар. 8 нче сыйныф укучысы Лилия апаларының әкиятен сөйләде. Балалар бу чарага бик яхшы әзерләнгәннәр, язучы апаларының иҗатлары белән алдан ук ныклап танышканнар.Ахырдан нәни китап укучылар язучы апаларына бик күп сораулар бирделәр.
Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, шулай ук, 160 нчы балалар бакчасында да очрашуда булдылар

 

 

Язның беренче көне сәнгать мәктәбе укучыларның күңелләрендә аеруча истәлекле булып уелып калды. Алар “Уртадан аткан чәчәк” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә 39 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе, тугыз китап авторы Нурзия Рашит кызы белән очраштылар, иҗаты белән таныштылар.

Нурзия Мирхазованы шәһәребез мәктәпләре укучылары “Сүздән энҗеләр тезеп...” проекты буенча танып хөрмәт итсәләр, безнең өчен ул – күркәм холыклы, үрнәк хатын-кыз, атказанган мөгаллимә, тәрбияче, “Кама таңнары” һәм “Ак калфак” оешмаларының актив әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, үз эшенең чын остасы, туган телебезгә мәдхия җырлаучы. Күркәм нәтиҗәләргә китерүчән төгәллек тә, хатын-кыз пөхтәлеге дә бар анда.

Каләмдәше Рифкать Имаевның “Нурзиягә” дип атап язган шигъри юллары да минем әйткән сүзләремә тәңгәл килә.

Ачык йөзле, тәмле сүзле

Син шундый бит тумыштан.

Картаймый ул яшәгәннәр

Ямь алып бу тормыштан.

Телисең икән – мактан,

Синең күңелең актан.

Һәммәбезгә чын үрнәк син

Бары тик яхшы яктан.

Ә иҗаты – балачакта сайлаган һөнәренең кушымтасы. Ягъни, әдәби иҗаты тәрбияви әсәрләрдән торуы белән кыйммәт. Бары тик һөнәренә тугры кеше вазыйфасын җиренә җиткереп башкара һәм аны тагын да баетуга, камилләштерүгә юнәлеш таба. Бу очракта аның тәрбияви әсәрләре дә ярдәмгә килә, шулай ук шәхси проектлар булдыруы да мактаулы хезмәтенең бизәге булып тора. Алар берсен-берсе тулыландырып, үрелеп алып барыла.

Әйтик, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары ике дәүләт телендә нәшер ителгән “Серле рәссам” (Волшебный художник), “Бүләк” китабын яратып укысалар, өлкәнрәкләр өчен “Уяну” дип исемләнгәне өстәл китабы булырлык. Шуңа да укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча республика күләмендә чыгышлар ясыйлар, шигырьләренең генә түгел, әсәрләренең дә тәрбияви әһәмиятен, иҗади үзенчәлекләрен дәлилләп сөйлиләр. Димәк, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга гына түгел, мәктәп укучыларына да, көллият студентларына да әйтер сүзе, бирер киңәше бар Нурзия Рашит кызының.

 Очрашу вакытында янә шул фикергә килдек. Балалар өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп тамашачыларга җиткерделәр, чараны алып баручылар сәнгать мәктәбенең алдынгы хезмәткәрләре Чулпан Загреева белән Гөлнара Хафизова, Нурзия Мирхазованың кечкенә чагыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган үсешләре турында тәфсилләп сөйләделәр, яңалыклары белән таныштырдылар, экранда дәлилләүче фотосурәтләр дә яктыртылды. Төрле мавыктыргыч сораулар аша Нурзия апаларының ничек, кайчан иҗатка тартылуын да, әдәбиятның кайсы өлкәсендә күбрәк каләм тибрәтүен дә, каян вакыт табуын да ачыкладылар.

Сәнгать мәктәбендә белем алучылар арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр аеруча күп, шуңа да бәйрәм төсмерен алган кичәдә осталыкларын күрсәтеп, төрле уен коралларында уйнадылар, җырладылар. Кичә тәмамлангач та хушлашырга ашыкмадылар, язучы апалары белән селфи төшеп, телефон номерын алырга да өлгерделәр. Гармун моңына кушылган җыр дулкыны тәнгә генә түгел җанга да дәва, диләр бит. Укучы балалар каршында остазлар Кәүсәр ага Камалиев белән Гөлфия ханым Шиһапова чыгышы да бик урынлы иде, чагыштырып карарга җирлек тудырылды.

Нурзия апалары да, гадәттәгечә шигырь сөйләүчеләргә генә түгел, иң шәп сорау бирүчеләргә дә китапларын бүләк итте. Яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган хезмәтен һәм иҗатын зурлап, үзебез дә чыгыш ясадык. Рифкать Имаев югарыда телгә алынган шигырен укыса, озак еллар “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен җитәкләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхулла Абдуллин, балаларга мөрәҗәгать итеп:

– Нурзия сеңлебез гадәти гаиләдә туган, гади авыл баласы, үз тырышлыгы белән югары дәрәҗәләргә ирешкән, сезгә дә аның кебек булырга омтылырга кирәк. Бары тик тырыш хезмәт кенә кешене бәхетле итә, тарихка тирән эз сала, - диде.

Бик дөрес сүзләр! Яхшы холык кечкенә чагыннан ук формалаша, гомер буе дәвам итә, шуңа да “күркәм холык – гомер чәчәге” дип әйтәбез андыйлар хакында. Нурзия Рашит кызының күргәзмәдә урын алган китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләре дә нәкъ шул хакта сөйли. Әдәби иҗаты да тәрбияви әсәрләрдән гыйбәрәт булуы белән аерылып тора.

Сәнгать мәктәбе директор урынбасары Людмила Харитонова да мавыктыргыч, тәрбияви очрашу өчен чиксез зур рәхмәтен белдереп, Нурзия Мирхазовага истәлекле бүләк тапшырды, иҗади уңышлар теләде.

 

Суфиян Минһаҗев

Мәгариф ветераны,

Аксакаллар шурасы әгъзасы

 

 

 

 

Пәнҗешәмбе, 28 Февраль 2019 15:34

“Очкын булып оча шигырьләрем “

      

   Буа шәһәренең 1 нче урта мәктәп коллективы  язучылар белән иҗади дуслыкка  зур игътибар бирә. Мәктәпнең татар теле укытучылары быелгы  сәнгатьле уку бәйгесен  әдәби кичә кысаларында   шәһәрнең  үзәкләштерелгән китапханәсендә үткәрергә уйлаганнар.
“Очкын булып оча шигырьләрем “дип аталган әдәби кичәгә кунак итеп мөгаллимә-шагыйрә Гөлнур Айзетуллованы (Айзат)чакырганнар.Мәктәпнең 7-10 нчы сыйныф укучылары Гөлнур  Айзатның шигырьләрен укуда,җырларын башкаруда ярышканнар.Шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән җырларның клиплары да кичәдә катнашучыларга  бик ошаган.Алар язучы,шагыйрә апаларына дистәләгән сораулар яудырып,иҗаты,тормышы турында кызыксынганнар.Гөлнур Айзатның иҗатын яратучы укытучылар,хаҗиларның да чарада катнашуы,шагыйрәгә бик сөенечле минутлар китергән,үз чиратында автор мәктәп коллективына  һәм үзәк китапханәгә “Бәхет кошы”исемле яңа китабын бүләк иткән.

 

Җомга, 22 Февраль 2019 14:47

Кырлайда ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ

21 февраль - Туган тел көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенә кунакка тәрҗемәче, язучы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева) һәм шагыйрә, журналист Эльмира Сираҗи кайтты. Укучылар кунакларга зур әдәби-музыкаль программа күрсәттеләр. Кунаклар укучыларга туган телне тирәнтен белергә кирәклеген төшендерделәр, балаларның сорауларына җавап бирделәр. 

Страница 1 из 7
Союз писателей РТ