Чаллы шәһәренең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрендә февраль аенда Муса Җәлилгә багышланган төрле әдәби-патриотик чаралар, шигырь уку бәйгеләре үтте. Ә инде 15 февраль көнне Җәлил һәйкәле янында татар халкының каһарман улын искә алу тантанасы булды. Бирегә язучылар, шагыйрьләр, укучы балалар, укытучылар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары…
2019 ЕЛНЫҢ 18 ФЕВРАЛЕНДӘ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНЕҢ ТУКАЙ КЛУБЫНДА  КҮРЕНЕКЛЕ САТИРИК ЯЗУЧЫ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТ ФӘНЗАМАН БАТТАЛНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН «ЮЛЫН БЕЛГӘН АДАШМАС» ДИП АТАЛГАН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ БУЛА. КИЧӘДӘ ЯЗУЧЫНЫҢ КАЛӘМДӘШЛӘРЕ,  АРТИСТЛАР, ҖЫРЧЫЛАР КАТНАША.  КИЧӘ 17 СӘГАТЬТӘ БАШЛАНА. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
ЯҢАЛЫКЛАР БЕЛӘН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНЕҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘГЕ ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ ТАНЫШЫП БАРЫРГА МӨМКИН. ӘЛЕГЕ БИТЛӘРГӘ СЫЛТАМАЛАР: https://www.facebook.com/Sprttatar/ https://vk.com/yazuchilar https://www.instagram.com/soiuzpisateleirt/ http://matbugat.ru/news/?sortby=1&source=81
ХӨРМӘТЛЕ ДУСЛАР! 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар уза. (Чараларга керү ирекле). Программа: 12.00 – М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу (1 Май мәйданы) 12.30 – Тантаналы чара ачылышы (Милли музей, Казан, Кремль урамы, 2 йорт) 12.40 – М.Җәлил шигырьләрен уку буенча («#Җәлил2019») интернет-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 12.50 –2017 елның М.Җәлил премиясе…
15 февраль – җомга көнне үзенчәлекле, әһәмиятле вакыйга көтелә: «Ибраһим Аганинның өч гомере» дигән китап авторы - Николай Лузан белән очрашу булачак. Бу китап Мәскәүдә, «Кучково поле» нәшриятында рус телендә басылып чыккан иде. Бер сулышта укылырдай мавыктыргыч китапны укучылар тиз арада яратып өлгерде. Гаҗәеп, һич көтелмәгән борылышларга бай сюжетны шәп…
Данил Салихов: «Яңа язучыларны эзләү – ул таудан алтын актарган кебек».    («Татар-информ», Марат Мөбарәкшин). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүгенге көндә яшь язучыларның әдәбиятка аз килү сәбәбен атады. «Язучылар әдәбиятка нигә бик аз киләләр?» – дип бик еш сорыйлар миннән. Андый кешеләрдән мин: «Сез кайсы районнан? Әйтегез әле,…
«Илһам» бәйгесенә быел барлыгы 1624 эш кабул ителгән.    («Татар-информ» Марат Мөбарәкшин). Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә балаларның үзләре генә иҗат иткән әсәрләрнең аз булуы турында әйтте. «Бәйгедә катнашканда укучылар әллә нинди катлаулы темаларны сайлап алалар. Аларны укый башласаң, хәтта шикләнеп тә куясын. Бала үзе…
Страница 8 из 104
Союз писателей РТ