Билгеле булганча, 23 декабрьдән Мөхәммәт Пәйгамбәребез туган Рабигыль-әүвәл ае башланган иде.  Аңа багышлап мәчетләребездә күп төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, 3 гыйнварда Болгар тарихи-археологик комплексының Ак мәчетендә үткән бәйрәмдә Минтимер Шәймиев, мөфтиләребез Камил Сәмигуллин, Тәлгат Таҗетдин һәм чит өлкәләрдән килгән кунаклар, дин әһелләре катнашкан иде.
Дүшәмбе, 19 Гыйнвар 2015 18:05

Буа энҗеләре

     Куптән түгел "Буа энҗеләре" әдәби клубы әгъзалары узәк китапханәдә очраштылар. Җирле шагыйрьләр һәм яшь каләм тибрәтүчеләр үзләре белән та­ныштырдылар, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп киләчәккә планнар билгеләделәр.
Пәнҗешәмбе, 15 Гыйнвар 2015 16:10

Татарстан язучылар берлегендә:

16 гыйнвар, 14.00 – Проза остаханәсе утырышы; 21 гыйнвар, 13.00 – Балалар әдәбияты остаханәсе утырышы; 23 гыйнвар, 15.00 – Шигърият остаханәсе утырышы. Көн тәртибендә: Татарстан Республикасының  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим итү.
Сишәмбе, 13 Гыйнвар 2015 09:34

Игътибар! Очрашуга чакырабыз

2015 елның 21 гыйнварендә, Татарстан язучылар берлегенең  Г.Тукай исемендәге клубында, “Татмедиа” Ачык Акционерлык Җәмгыяте җитәкчелеге,  Әдәбият елы уңаеннан, язучылар белән очрашу үткәрә. Башлана 15 сәгатьтә.     Рәхим итегез!
Дүшәмбе, 12 Гыйнвар 2015 15:25

Әдәбиятыбызның ак йөзе

     16 гыйнвар кичендә Язучылар берлегенең Тукай клубында үтәчәк юбилей тантанасы татар әдәбияты классигы Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланачак.      Татар әдәбиятына шагыйрь буларак килеп кергән Шәйхи Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы.Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Ул шулай үк әдәби тәнкыйть, публицистика,…
Сишәмбе, 30 Декабрь 2014 13:07

Котлы булсын Әдәбият елы!

Яңа ел алдыннан без барлык каләмдәш дусларыбызга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итәбез. Һәм сорау да бирәбез: нәрсә көтә соң алар яңа Әдәбият елыннан? Беренче фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез. Ул дәвамлы булыр, ачыктан-ачык сөйләшүгә барлык язучыларыбыз да кушылыр дигән өметтә калабыз.
Җомга, 26 Декабрь 2014 14:01

Алда әдәбият елы

Рәзил Вәлиев – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Һәр адәм баласына исем кушкан кебек үк, елларны да ниндидер исем белән атау бик борынгы заманнарда ук гадәткә кергән. Шәрекъ илләрендә Яңа елга бер җанвар исеме биреп, анда шул җанварның иң яхшы сыйфатларын күрергә тырыша­лар.…
Страница 101 из 104
Союз писателей РТ