(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рифкать Шаһиев республикада ел йомгаклары буенча әдәби премия булдырырга тәкъдим итте. Язучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрергә өндәп, ул бу фикерен бүген Казанда язучыларның Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында яңгыратты. “Бүген Татарстанда татар җырларын һәм җырчыларны таныткан фестивальләр бар. Ел…
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим бүген республика язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш резолюциясенә дә кертелде. “Татарстанда без бөек шагыйребез Тукайның татар халкы гимнына әверелгән “Туган тел” шигыренә һәйкәл…
Алты томга сузылган сайланма әсәрләр тупланмасын Татарстанның Тукай исемендәге бүләк иясе Вахит Имамовның иҗат җимешләре тәшкил итә. Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыгарылган 1нче һәм 2нче томнар сату киштәләрендә урын алды инде. Беренче том Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең «Ул язар өчен яши» дип аталган кереш мәкаләсе белән ачыла. Тәүге томга…
Сишәмбе, 18 Декабрь 2018 10:30

Татар-кыргыз улын Кытай да зурлый

   Кыргыз һәм татарның уртак улы Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы элеккеге СССР кысаларында гына түгел, күп кенә чит илләрдә, шул исәптән Кытайда да зурлап үткәрелде. Мәгълүм ки, бу мәмләкәттә бу бөек язучы иң танылган, иң мәшһүр әдипләрдән  хисаплана. Аның әсәрләре кытай телендә күп мәртәбәләр миллионлаган тираж белән басылып тора, алар…
Бүген Уфада  Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында  «Йөрәк сүзе» шигъри проектының финалы уза.  Әлеге проектта башкорт телендә шигырь укучы дуэтлар катнаша, танылган шагыйрьләр һәм актерлар, музыкантлар һәм журналистлар, поэзия яратучылар шигъри осталыкта көч сынаша. «Бу минем өчен йөрәк авазы проекты. Безнең республикада, башка күпмилләтле төбәкләрдә телне саклау һәм үстерүгә…
Кичә Сембер шәһәренең Губернатор сараенда «Гакыйль Сәгыйров укулары» узды. Татарстан Язучылар берлеге әлеге масштаблы чараны оештыручыларның берсе. «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда сәламләү сүзе белән ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов чыгыш ясады. Көрәшче рухлы язучы истәлегенә узган әлеге очрашуда күренекле шәхесләр, мәшһүр сәнгать осталары катнашты.
Страница 13 из 104
Союз писателей РТ