Язучы-прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәгне әдәби премия лауреаты Вакыйф Нуриевка 60 яшь  тулуны  туган авылында – Арча районы Сеҗе авылы мәктәбендә билгеләп уздылар. Юбиляр авылына үзенең хезмәттәшләре – «Казан утлары»  журналының баш мөхәррире, язучы-празаик Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәррире, сатирик язучы Камил Кәримов, журналның даими авторы Алмаз Хәмзин…
ПРЕСС-РЕЛИЗ   Хөрмәтле дуслар!   2018елның 12 декабрендәЧыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. Конференция эшенең төп…
Пәнҗешәмбе, 06 Декабрь 2018 14:35

Аксубайда «Хәсән Туфан укулары» уза

Бүген Аксубай район мәдәният йортында III  зона «Хәсән Туфан укулары» узды.  Укулар шагыйрьнең туган авылы Иске Кармәттә музей-йорты белән танышудан башланды. Чарада язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова; шагыйрь,Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт; Аксубай якташлар җәмгыяте сәркатибе  Вәсилә Гыйматдиновалар катнашты. Кунакларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде.…
  Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанов белән бәхилләште. Рөстәм Газизҗан улы туган ягы Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы эш урыны Казанда «Таттелеком» ширкәтендә булган. 2009 елдан бирле анда матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасында, компаниянең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән берлектә мәдәни…
Якшәмбе, 02 Декабрь 2018 10:29

Рөстәм Зәкуан вафат...

Озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды. 2017 елның 25 маенда аңа 60 яшь тулган иде... Хушлашу иртәгә - 3 декабрьдә 7 сәгать 30 минутта Казан шәһәре, Н.Ершов урамы 62 Гйорты янында була. Рөстәм Зәкуан хәләл җефетенең туган ягында…
   28-29 ноябрь көннәрендә Пенза өлкәсе Кузнецкий районының Татар Кынадысы һәм Кече Дәхтәрни авылларында татар мәдәнияты фестивале үткәрелде. Каһарман шагыйрь Гадел Кутуйның тууына 115 ел тулу кысаларында узган бәйрәм чараларында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, танылган шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова, Йолдыз Шәрәпова,…
   30 ноябрьдә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты  Шәүкәт Галиевның  туган ягы  Апаста шагыйрьнең  тууына 90 ел тулуга багышланган  чаралар узачак. 15.15 сәгатьтә – Шәүкәт Галиев бюстына чәчәкләр салу. 15.30 сәгатьтә – язмышы Апас төбәге шәхесләре белән тыгыз бәйле булган  татар язучысы Абдулла Алишка бюст ачу (…
Страница 15 из 104
Союз писателей РТ