Сишәмбе, 24 Октябрь 2017 15:34

Белдерү!

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә язучы, сатирик, композитор, сүз остасы Алмаз Хәмзинга 70 яшь тулу уңаеннан очрашу була. Очрашу  17 сәгатьтә башлана.  Рәхим итегез!
                                                                         Кичәне   ТР  атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Гомере буе туган ягын зурлап, туган авылы Күҗәкәдән  илһам алып…
Шимбә, 21 Октябрь 2017 20:02

"Әдәби кафе"да кичә узды

Казан шәһәре Үзәк китапханәсендә яшь татар шагыйрьләре катнашындагы кичә белән "Китап фестивале" ачылды. Китапханәнең «Әдәби кафе»сында узган кичәдә шагыйрьләр Луиза Янсуар, Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев, Лениза Вәлиева, Айдар Җамал, Рүзәл Әхмәдиев, Гөлназ Газизова катнашты. Кичәне Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт алып барды.        
  Орденны аңа Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин юллаган. Г.Кариев театры сәхнәсендә драматург Рәдиф Сәгъдине 60 яшьлек юбилей тантанасы узды. Әдипне тәбрикләргә аның иҗатташ дуслары - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстанның халык артисты…
Җомга, 20 Октябрь 2017 13:57

Муса каләме

Татарстан язучылар берлеге ишеген каләм ияләре генә түгел, төрле өлкәдә хезмәт итүче татар зыялылары ача. Көннәрдән бер көнне язучылар берлегенә ачык йөзле аксакал керде. Үзе чыгарган китаплар алып килүен җиткерде. Сораштыра торгач, Камил ага Рамазанов герой-шагыйрь Муса Җәлил белән аралашкан. Бу хәл 1938 нче елда була. Татар батыры Муса Җәлил…
Җомга, 20 Октябрь 2017 11:48

Әдәбият дөньясында

    Бүген:      КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында әдәбият галиме, педагог Г.Нигъмәти һәм Татарстанның халык язучысы А.Гыйләҗев эшчәнлегенә багышланган “Шәрык һәм гареб контекстында әдәбият һәм сәнгать” халыкара фәнни-гамәли конференция уза.  Чаллы шәһәренең «Энергетик» Мәдәният сараенда –танылган шагыйрә Әлфия Ситдыйковага 60 яшь тулуга багышланган…
  Татарстан Язучылар берлегендә Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә яшәүче, татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә  зур эшләр башкаручы милләттәшебез Гирфан  Бәхтияров белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Сөйләшүдә Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанных халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Фатих Кәрим иҗатын…
Страница 46 из 104
Союз писателей РТ