Якшәмбе, 17 Сентябрь 2017 13:28

Ризван Хәмид белән хушлашу вакыты

Драматург Ризван Хәмид белән хушлашу 18 сентябрьдә 11сәгать 30 минутта башлана.
Якшәмбе, 17 Сентябрь 2017 11:55

Югалту

Бүген иртән күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә -18 сентябрьдә драматург яшәгән йорт ишегалдында, Казан, Татарстан урамы, 18 нче йорт адресы буенча була. Ризван Хәмид Киндери татар зияратында җирләнәчәк. Хушлашу вакыты хакында соңрак хәбәр итәрбез...  
Җомга, 15 Сентябрь 2017 20:17

Изге гамәл

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов һәм язучы Галимҗан Гыйльманов Мөслим картлар йортында очрашуда булдылар.Өлкәннәргә бүләкләр, күчтәнәчләр калдырдылар.
     Кәрим Тинчурин татар зыялылары өчен таяну нокталарының берсе – Эльвира Камалов  Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның берсе Казанның Архангел зиратында үтте - ул җирләнгән урынга чәчәкләр салынды.  (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге бүген татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер…
Хөрмәтле язучылар һәм әдәбият сөючеләр! 19 сентябрьдә 14 сәгатьтә «Ногай» кунакханәсенең «Тукай» конференц-залында (Казан, Бауман урамы, 19нчы йорт) танылган язучы Әхәт Гаффар белән очрашу була. Күптән түгел  Татарстан китап нәшриятында язучының сайланма әсәрләре тупланган 4 томлыгы һәм балалар өчен әкиятләр китабы чыкты.  Очрашу китапларны тәкъдим итү форматында оештырыла. Рәхим итегез! 
Пәнҗешәмбе, 14 Сентябрь 2017 14:10

Мөслимдә шагыйрьләрне искә алалар

Бүген Мөслимдә танылган шагыйрьләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт Маликов (Зөлфәт) һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре» ачылды.Кунакларны Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин каршы алды.
Страница 50 из 104
Союз писателей РТ