Дүшәмбе, 28 Август 2017 11:15

ЯЗУЧЫНЫ ТУГАН ЯГЫ ЗУРЛЫЙ

Актаныш районы татар дөньясына күп кенә билгеле шәхесләрне: җырчыларны, рәссамнарны, язучыларны биргән төбәк. Бу якта туып үскән,  халкыбызның яраткан  җырчылары Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиевның исемнәрен һәр татар белә.  Гамил Афзал, Зәет Мәҗитов, Вахит Имамов, Илфак Ибраһим, Фәйрүзә Мөслимова, Эльмира Шәрифуллина, Мирхади Разов, Ленар Шәех, Лилия Гибадуллина…
Дүшәмбе, 28 Август 2017 10:45

Һади Такташка һәйкәл ачыла

З0 августа 10.30 сәгатьтә Казан шәһәренең М.Сәлимҗанов һәм Һ.Такташ урамнары чатында (Кабан арты мәчете каршында) татар  әдәбияты классигы Һади Такташка һәйкәл ачылу тантанасы була. Барыгызны да әлеге чарага чакырабыз. Рәхим итегез!
Дүшәмбе, 28 Август 2017 08:51

Мәңгелек хәтер

1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә фашистлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Тоткынлыкта да баш имәгән, җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән унбер татар ир-егетенең тиңдәшсез батырлыгы милләтебезне бөтен дөньяга танытты. Кешелекнең ирекле киләчәге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны халык та, ил дә онытмый. Һәр елны шушы…
1944 елның 25 августы кешелек тарихына үлемсезлек билгесе - мәңгелек Хәтер булып калыр. Моннан 73 ел элек, Германиянең Плетцензее төрмәсендә татарның 11 асыл ир - егете Ватан иминлеге өчен корбан була. Жәлил hәм аның көрәштәшләре! Халкымдагы кыюлык, Ватанга бирелгәнлек, сабырлык, ныклык сыйфатлары шушы 11 татар егетендә гәүдәләнә. Аларның бер -…
Җомга, 25 Август 2017 12:03

Әдәби Чаллы авазы

Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендәге әдәби мәйданчыкта «Әдәби Чаллы» дип исемләнгән кичә үтте. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу бәйрәмгә бик күп каләм ияләре килгән иде. Чараны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ачып җибәрде. Ул язучы-шагыйрьләргә, әдәбият сөючеләргә, китап яратучыларга, шәһәр китапханәчеләренә җәй дәвамында оештырылган  әдәби чараларда актив…
Пәнҗешәмбе, 24 Август 2017 14:34

Изге Болгар җиренә сәяхәт

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзебезнен язучыларыбызны Изге Болгар җирлегенә алып бару теләге барлыгын әйткән иде.Ниhаять аның теләге тормышка ашты. 2017 елның 23 август көнне 40 ка якын татар зыялысы заман таләпләренә туры килә торган автобуска утырып Изге Болгар жиренә сәяхәткә кузгалды. Әлеге сәфәргә чыгучылар арасында язучылар: Данил Салихов,Равил…
Сишәмбе, 22 Август 2017 12:21

Жәлилчеләрне искә алу мәрасиме

Моннан нәкъ 73 ел элек, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә империя суды карары белән Муса Жәлил hәм аның 10 көрәштәшен гильотинада жәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Сугыш еллары ераклашкан саен аның…
Страница 53 из 104
Союз писателей РТ