Күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында ел саен уза торган Туфан Миннуллинны искә алу кичәсе булырга тиеш иде. Һава шартларының бозылып китүе әлеге планнарны тормышка ашырырга комачаулык иткән иде. 26 июнь көнне hава шартлары  шушы ук бакчада яшьләргә  шигъри слэм уздырырга комачаулык итә алмады. Әлеге чара турында алхәбәр Татарстан…
Россиянең hәр өченче кешесе - өлкән буын вәкиле. Караучысыз калган яки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кайберләре гомерләренең соңгы көннәрен өлкәннәр hәм инвалидлар йортында үткәрә. Шушы уңайдан 2017 елның 23 июнь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов, матбугат үзәге җитәкчесе Нәгыйм Шаhи, җырчы, композитор, язучы Алмаз Хәмзин  Арча hәм…
  Татарлар яшәгән төбәкләрдә Әлфия апабызның моңы кайтаваз булып буыннардан - буыннарга, гасырлардан - гасырларга күчәр. Аның моңлы тавышы парта артында утырган мәктәп баласын да, иген иккән авыл агасын да, Донбасс шахталарында  күмер ваткан татар егетләренең дә, сугыштан гәрипләнеп кайткан каһарманнарның да, меңләгән ятимнәрнең дә күңелләрен җылытты, кирәк чакта елатты,…
  Беренче этапта катнашучылар бер-бер артлы шигырләрең укый. Һәрберсенә төгәл бер минут вакыт бирелә. Лимиттан тыш һәр биш секунд өчен баллар киметелә. Уку вакытында булышучыларның ярдәмен һәм реквизитларны кулланырга ярамый. Балларны тамашада катнашучылар арасыннан  сайланган биш кеше бирә. (Шигырь  һәм уку остылыгы өчен бердән бишкә кадәр балл бирелә). Иң аз…
2017 елның 9 июнь көнне Татарстан халыклары дуслыгы йортында "Казахстан татарлары" (“Татары  Казахстана”), дигән китапны тәкъдим иттеләр.   Тантаналы чарада татар энциклопедиясе hәм төбәкне өйрәнү институты директоры, галим Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф hәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, проект авторлары, танылган татар галимнәре, институт хезмәткәрләре,…
Сишәмбе, 06 Июнь 2017 14:58

Үткәннәрне хәтерләү өчен

Күптән түгел Түбә Кама шәһәренең 33нче урта мәктәбендә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин истәлегенә күргәзмә-музей ачылды. Ачылу тантанасының  “Тормышны яратучы шагыйрь...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль өлешендә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе аксакаллары Фәтхулла Абдуллин һәм Рифкать Имаев аны тирән юксыну һәм сагыну…
2017 елның 26 маенда Чистай шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда шушы районның Яуширмә авылында туып үскән шагыйрә, прозаик, балалар язучысы, тәрҗемәче, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты, байтак медальләр иясе, озак еллар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында баш киңәшче булып эшләгән Флёра Габдрахман кызы Тарханованың…
Страница 57 из 104
Союз писателей РТ