Шимбә, 25 Апрель 2015 09:31

Халыкара фестиваль фотосүрәтләрдә!

Rate this item
(0 votes)

        24 апрельдә Язучылар берлегенең Тукай клубында төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучыларның Халыкара фестивален ачып җибәрү тантанасы үткәрелде. Без сезгә шул вакыйганың кайбер мизгелләрен сүрәтләгән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Олы очрашу танышулардан башланды.


 

 

Тукай клубы бар төрки дөньяны сыйдырды.

 

 

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан фестивальне ачык дип белдерде.

 

 

Түрдә остазларыбыз – Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер, шагыйрь, Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, балкар шагыйре, Кабардин-Балкар Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллах Бегиев.

 

 

Яшь талантларны Мәдәният министрлыгы вәкиле Дилә Хәйретдинова котлый.

 

 

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның яшьләргә әйтер сүзләре күп.

 

 

Шагыйрь Галим Җайлыбай казах телендә котлады.

 

 

Фестивальдә катнашучы казах яшьләре шигырь укый.

 

 

Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер.

 

 

Шигырьләр чуваш телендә яңгырый.

 

 

Абдулла Бегиев балкар телендә сөйләде, тәрҗемәче кирәк булмады.

 

 

Кумык теле дә һәркемгә аңлаешлы.

 

 

Алга таба шигырьләр башкорт, төрекмән, саха-якут, татар телләрендә яңгырады.

 

 

 

 

Төрек шагыйрәсе Айша Пасланмас котлавын Фатих Кутлу тәрҗемә итте.

 

 

Төрекчә шигырь яңгырый.

 

 

Алга таба фестивальнең эше остаханәләрдә дәвам итте.

Проза һәм драматургия секцияләре утырышы.

 

 

Шигърият остаханәсе утырышы.

 

Бүген, 25 апрельдә, төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучыларның Халыкара фестивале үз эшен дәвам итә.

Read 643 times Last modified on Шимбә, 25 Апрель 2015 13:07
Союз писателей РТ