Сишәмбе, 28 Апрель 2015 16:23

Казан төрки яшьләрне берләштерде

Rate this item
(0 votes)

   26 апрельдә, төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучыларның Халыкара фестивале кунаклары Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышлап үткәрелгән шигърият бәйрәмендә катнаштылар.

 

   Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер, балкар шагыйре, Кабардин-Балкар Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллах Бегиев, Саха-Якутия Республикасы башлыгы каршындагы тел сәясәте буенча Совет әгъзасы Гавриил Андросов кайнар котлау сүзләреннән соң үз телләредә шигырь укыдылар. Хисләр тулып ашкан иде. Фестивальдә катнашучы яшь язучыларның  фикере бер- төрки дөньяның барлык байлыгын, халыкларның туганнарча якынлыгын алар тулысынча Казанда, Татарстанга килгәч кенә аңлаганнар. Моңа билгеле кичәге бәйрәмнең бай бизәкләре дә сәбәпче булгандыр.

   Гомүмән, алдагы көннәрдәге очрашуларда, аеруча Татарстан Язучылар берлегендәге түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә дә сүз төрки халыкларның гомуми тарихы, әдәбиятләре тарихы, уртак остазлар, иҗат бәйләнешләре турында барды. Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, танылган тел галиме Хатип Миңнегулов, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ төрки бәйләнешләрнең тирәнлеген, бүгенге  мәгърифәт системасы, төрки телләр графикасы, аралашу проблемаларын үз эченә алган гаять кызыклы чыгышлары белән яшь иҗатчыларны кыздырып җибәрделәр. Кунаклар ягыннан Абдуллах Бегиев, Галим Җайлыбай, Юрий Семендер, Айша Пасланмас  шундый үк тирәнлектә үз фикерләрен өстәделәр. Теләкләр бер иде – мондый очрашуларны даими итәргә, соңгы елларда йомшарган элемтәләрне көчәйтергә, бердәм булырга.

   Фестиваль көннәрендә яшьләр бер-берсе белән ныклап танышып өлгерделәр, иҗади аралашу үзенең җимешләрен бирми калмас. Озакламый без яңа тәрҗемә китапларын күрербез. Татарстан Язучылар берлеге тәрҗемә эшенә аеруча зур игътибар юнәлтте, аерым килешүләр дә төзелде. Безнең язучылар аларның китапларын алып калдылар, кунакларның киштәрендә дә күп санлы татар китаплары иде.

    Халыкара фестивальдә катнашучылар гомуми Резолюция кабул иттеләр. Аның белән сез безнең сайтта таныша алырсыз. Ул шактый күп кызыклы фикерләрне үз эченә алган.

    27 апрельдә, фестиваль кунаклары Арча районында, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда булдылар.

    Төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучыларның Халыкара фестивале шуның белән үз эшен тәмамлады.

 

     Кунакчыл Арча җирендә


 

 

Read 772 times Last modified on Сишәмбе, 05 Май 2015 13:41

Media

Союз писателей РТ