Сишәмбе, 05 Май 2015 10:56

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең бүгенге авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурсы нигезләмәсе

Rate this item
(0 votes)

Конкурс ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон варианта булырга тиеш. Автор турында белешмә (исем-фамилиясе, туган елы, адресы һәм телефоны) аерым конверта тапшырыла. Конкурска моңарчы беркайда да басылмаган, яңа әсәрләр кабул ителә.

 

Бәйге өч номинациядә үткәрелә:

1. Хикәя.

2. Повесть.

3. Роман.

 

Конкурска кабул ителгән әсәрләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк.

Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә.

 

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган:

 

“Хикәя” номинациясендә:

     I урын – 20 мең сум;

     II урын – 15 мең сум;

     III урын – 10 мең сум.

 

“Повесть” номинациясендә:

     I урын – 60 мең сум;

     II урын – 55 мең сум;

     III урын – 50 мең сум.

 

“Роман” номинациясендә:

     I урын – 150 мең сум;

     II урын – 125 мең сум;

     III урын – 100 мең сум.

 

Конкурска әсәрләр Татарстан Язучылар берлеге рәисенә, 2015 елның 31 августына кадәр тапшырыла. Җиңүчеләргә бүләкләр Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә тапшырылачак.

 

Бәйге турында өстәмә мәгълүматларны Татарстан Язучылар берлегеннән, (843) 236 97 71 телефоны аша алырга мөмкин.

 

 

Read 4422 times Last modified on Сишәмбе, 05 Май 2015 11:23
Союз писателей РТ