Сишәмбе, 05 Май 2015 11:23

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татар дәүләт “Әкият” курчак театры курчак һәм балалар театрлары өчен сәхнә әсәрләренә конкурс игълан итә.

Rate this item
(0 votes)

Конкурс ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон варианта булырга тиеш. Автор турында белешмә (исем-фамилиясе, туган елы, адресы һәм телефоны) аерым конверта тапшырыла. Конкурска моңарчы беркайда да басылмаган, яңа әсәрләр кабул ителә. Конкурска татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән әсәрләр кабул ителә. Конкурста җиңгән әсәрләр “Экият” курчак театрында сәхнәләштереләчәк.

 

Конкурска кабул ителгән әсәрләргә балалар театры белгечләре, театр тәнкыйтьчеләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча бер беренче урын, ике икенче урын һәм өч өченче урын карала.

 

                          I урын – 30 мең сум  (бер премия)

                          II урын – 25 мең сум  (ике премия)

                          III урын – 20 мең сум  (өч премия)

 

Конкурска әсәрләр Татарстан Язучылар берлеге рәисенә, 2015 елның 31 октябренә кадәр тапшырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү 25 декабрьдә булачак.

Read 3459 times Last modified on Сишәмбе, 05 Май 2015 11:27
Союз писателей РТ