Чәршәмбе, 13 Май 2015 11:07

Җиңү марафоны

Rate this item
(1 Vote)

Ил-җир буйлап сугыш йөрде,

Эзләре җанда, исән.

Дөнья кабат шартлар сыман

Үткән елларга тисәң... –

дип язган шагыйрь Хәниф Хөснуллин Бөек Ватан сугышы турында. Быел исә җиһанда 70 нче Җиңү язы! Шул уңайдан 8 нче май көнне Чаллы телерадиокомпаниясенең “Күңел” радиосы Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә белән берлектә республикакүләм “Бөек Җиңү көне” дип исемләнгән радиомарафон оештырды.

Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр дәвам иткән бу чарада ветераннар, аларның гаиләләре, язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр, Чаллы шәһәр музее хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Радиотыңлаучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында батырларча һәлак булган әдипләребез, аларның ялкынлы әсәрләре турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Чаллыда оештырылган әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина сөйләде. Роза ханым фронтовик-язучы Риза Ишморатның түбәндәге сүзләрен искә төшерде: “Ватаныбыз авыр көннәр кичергәндә язучыларыбыз фронттамы, тылдамы яки дошман лагерендамы, үзләренең барлык егәрләрен, талантларын дошманга каршы көрәшкә бирделәр. Сугыш кырында яки палач балтасы астында һәлак булдылар, ләкин, каушап калып, дошманга бирешмәделәр”.

Радиомарафонда шулай ук язучы, тынгысыз җанлы эзтабар Шәһинур Мостафин, язучы, публицист Ягъсуф Шәфыйков, 2015 ел өчен Тукай бүләгенә ия булган шагыйрә Клара Булатова, язучы, Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, ветеран-журналист Заһидә Нәбиуллина, тыл ветераны Петр Кудряшов, хезмәт ветераннары Фәния Хамматова, Камил Нотфуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, музыкант Зөфәр Сәгыйтов, Рафыйк Сабиров,  язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Нәсих Таҗиев, Марс Ягудин, Рубис Зарипов, шагыйрьләр Данис Хәйруллин, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова һәм  башкалар катнашты. Көн дәвамында сугыш темасын яктырткан әдәби әсәрләр укылды, патриотик җырлар яңгырады.

Әлеге бик тә ихлас, мәгънәле чара шуны дәлилләде – беркем дә, берни дә онытылмаган. Җиңү бәйрәме сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен дә изге. Киләчәк буыннар күңел түрендә дә шулай калыр дип ышанабыз. 

Read 761 times Last modified on Чәршәмбе, 13 Май 2015 11:15
Союз писателей РТ