Дүшәмбе, 18 Май 2015 11:07

Изге гамәл

Rate this item
(0 votes)

     Яңа бистәдәге татар зираты халкыбызның күп кенә данлыклы улларын фани дөньядан соң үзенең изге җиренә сыендырды. Аларның исемнәре онытылмый, каберләренә дә эзләр суынмый.

     15 майның җомга иртәсендә язучылар, композиторлар, мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре зиратка мәрасим кылып, каберләрне тәртипкә китерделәр, чистарту эшләрен башкардылар.

     Шимбә өмәсе тәмамлануга матур гына яңгыр явып үтте, яшен яшьнәде. Димәк, изге гамәл күкләр тарафыннан да кабул ителеп, дога булып әрвахлар рухына  барып ирешкән.

   

Read 534 times Last modified on Дүшәмбе, 18 Май 2015 12:01
Союз писателей РТ