Сишәмбе, 19 Май 2015 13:10

Бер күрешү – үзе бер гомер

Rate this item
(0 votes)

                                    Бер күрешү үзе бер гомер дип,

                                    Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

                                    Бер очрашып, серләр бүлешү

                                    Бу гадәтләр әле бетмәгән.

     Күңелдәге хисләр ташкыны дәфтәр битләренә төшә, укучының нечкә күңел кылларын тибрәтә, илһам уята, яшәүгә көч бирә.

     Төбәгебездә яшәп иҗат итүче мөхтәрәм шагыйрьләр белән танышу – гимназиябезнең күркәм традициясе. Язның бер матур көнендә шундый очрашуларның берсе гөрләп узды. Кунакларыбыз – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Зинаида Захарова һәм Людмила Аланлы.

     Һәркем бу җиргә олы бер вазифа үтәргә килә, һәм ул аяк баскан җир-Ана да, аны дөньяга китереп, бишек җыры җырлаган үз әнкәсе дә, үстереп Кеше иткән гаилә дә шушы олы бурычны үтәгәндә әйтеп бетергесез мәгънәгә ия. Ул һәркем өчен дә шулай, ә менә язучы өчен аеруча.

     Зинаида Кирилловнаның төп һөнәре – математика укытучысы. Ул гомере буе шәһәребезнең 3нче мәктәбендә балаларга белем бирә, бәлки шуңа күрәдер дә иҗатының төп өлешен балалар әдәбияты алып тора.

     Туган якның саф һавалы яшел тугайларыннан илһам алып, иртәнге чыгы да кибеп бетмәгән хәтфә үләннәренә аяк басып, чишмә суларын эчеп, туган җирнең барлык матурлыгын, гүзәллеген тоеп яшәгәнгәме, болар барысы да җанга якын итеп аның шигырьләрендә тасвирлана. “Җырым сезгә”, “Күлдә”, “И, табигать”, “Ишетәме икән Зәй?” кебек шигырьләрен балалар бик матур итеп сәхнәдән сөйләделәр.                                

     Язучыны һәрвакыт илһамландырып, көч биреп торучы тагын бер хис бар. Ул – мәхәббәт. Матур, үрнәк гаилә корып, тормыш иптәше белән ике баланы тәрбияләп үстергәннәр алар. Бүген оныкларын тәрбияләргә булышалар. “Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?”- дигән сорауга Зинаида Кирилловна шигырь юлларын да кушып җавап бирде:

Дөньяларым түм-түгәрәк,

Ай кителеп туса да.

Читләп үтмәгән бәхетем

Мизгелләрдән торса да.

Ак кар күзне камаштыра,

Энҗедәй сибә нурын.

Ходаема рәхмәт укыйм,

Бирде бәхетнең зурын.

     Бәхет ул сәламәтлектә, иртән сөенеп кояшны каршы алуыбызда, тыныч күк йөзендә, янәшәбездә безне аңлардай якын кешеләребезнең булуында,  дип тәмамлады ул сүзен.

     Шигърияткә һәркем үз карашы, үз холкы белән килә. Людмила Аланлы шигырьләрендә яхшы күңелле, якты өметләргә чумган, бераз гына хыялый, ягымлы һәм ихлас лирик героиня булып күз алдына килеп баса. Мәхәббәт – аның өчен бәхетнең нигезе. Үзенең күңелендә яшәп килгән матур, садә хисләрне укучыга җиткерү чыннан да позитив уйларга мәҗбүр итә, дөньяның матурлыгына, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең җылылыгына инандыра. Укучылар аның “Мин җәйләрдә калам”, “Төнге болын”, “Елмаюда бары яктылык” шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Композитор буларак эшчәнлеге белән тулырак таныштырыр өчен сүзне авторның үзенә бирдек. Ул укучыларны ипләп кенә үзенең мәктәп елларына сәяхәткә алып кереп китте. Кичә барышында Людмила Аланлы, җырларын үзе башкарып, укучыларны һәм кичә кунакларын искиткеч матур, моңлы тавышы белән әсир итте. Бу танышу – кичә укучылар күңелендә җылы хисләр калдырды. Без, гимназия укучылары һәм укытучылары, мөхтәрәм кунакларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм кабат очрашуларны көтеп калабыз.

Р.З.Хәбипова  

Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге

1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Read 635 times Last modified on Сишәмбе, 19 Май 2015 13:24
Союз писателей РТ