Сишәмбе, 19 Май 2015 15:05

Әдәби сүз бәйрәме

Rate this item
(0 votes)

     13 май көнне Мөслим районы Татар Шуран урта мәктәбендә язучылар белән очрашу кичәсе үтте.

     Әдәбият елы уңаеннан оештырылган әлеге кичәгә Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, язучы Айгөл Әхмәтгалиева чакырылган иде. Балачак хыялларына ирешү өчен нәрсә таләп ителә, хәзерге заманда китап кадере һәм аңа мөнәсәбәт, шигырьнең тәэсир итү көче, әдәбиятка элекке һәм бүгенге мөнәсәбәт – очрашу барышында сүз әнә шул хакта барды.

Мәктәп директоры Зөфәр Әхмәтов кунакларны  “бүген әдәбиятта плагиатлык күренешләре очрыймы” дигән кебек сораулар белән сынаса, укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә ашыктылар. Авыл китапханәчесе, кичәне оештыручы һәм алып баручы Филия Каюмова әзерләгән презентация дә, укучылар һәм бакча балалары тарафыннан күрсәтелгән концерт номерлары да, Мөҗәһит абыйның курай моңнары да һәркемнең күңеленә һуш килде, лаеклы ялдагы укытучы Фаягөл апаның киңәшләре дә бик урынлы яңгырады.

 

 

     Язучыларның гына түгел, эчендә җаны булган һәр татар кешесенең күңелен тырнаган бернәрсәне әйтми мөмкин түгел: авыл җирендәге эшсезлек, шул сәбәпле яшь гаиләләрнең күпләп күчеп китүе балалар саны көннән-көн кимүгә китерә. Шул сәбәпле, гөрләп торган мәктәпләргә дә ябылу куркынычы яный, ә бу исә – татар авылының киләчәгенә балта белән кизәнү дигән сүз. Бүгенгә әле татар мәктәбендә татар баласына да, туган тел бәйрәмнәренә дә беркадәр урын бар, иртәгәсен ни булыр?.. Ни кызганыч, матур очрашу бәйрәменнән әнә шундый борчулы уйлар да ияреп кайта.

А.Әхмәтгалиева.

Read 540 times Last modified on Сишәмбе, 19 Май 2015 15:11
Союз писателей РТ