Пәнҗешәмбе, 21 Май 2015 12:05

Шагыйрь рухын зурлап

Rate this item
(0 votes)

15 нче май көнне каһарман шагыйрь Нур Баянны искә алырга килгән мәртәбәле кунаклар, каләм ияләре, әдәбият сөючеләр, укытучылар, китапханәчеләр һәм мәктәп укучылары Актаныш мәдәният сараена җыелды.


 

     Кичәне Казаннан килгән кунак, Татарстанның атказанган артисты Луара Шакирҗанова сәнгатьле һәм бик җылы итеп алып барды. Әдәбият бәйрәме Нур Баянның «Йөрәк һәм мин»  шигырен тыңлау белән башланып китте. Актаныш районы горурлыгы, фронтовик шагыйрьнең 110 еллык юбилей кичәсенә җыелган тамашачыларга Нур Баянның Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар белән бер чорда калыккан, алар белән бер сафта торучы йолдызларыбызның берсе булуын искәртеп үтте Луара ханым. Һәм сәхнә түренә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган шагыйрь Рафис Корбанны чакырды.

Рафис Корбан актанышлыларны кайнар сәламләде һәм үзенең чыгышында фронтовик язучыларыбыз күрсәткән батырлыклар хакында сөйләде.

     – Бу көннәрдә бөтен республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 104 язучы катнашкан һәм шуларның 31е батырларча һәлак булып, туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Шулар арасында Нур Баян да бар. Җиңүне якынайту өчен алар бер кулларында автомат, мылтык тотса, икенче кулларында каләм булган. Аларның күбесе көрәштәшләренең батырлыкларын газета битләрендә яктыртып баручы журналистлар булган. Нур Баян шулай ук фронт газетасында эшләп, фронтның алгы сызыгында сугышкан һәм һәлак булган язучыбыз. Бер генә милләттә дә, безнең җәлилчеләребез кебек, берьюлы биш язучының башы киселмәгән. Бу – тиңдәшсез батырлык үрнәге. Шундый каһарманнарның батырлыкларын искә алып без бик күп чаралар уздырдык. Һәм без Нур Баянның 110 еллыгын Казанда түгел, ә аның туган ягында, Актаныш җирендә үткәрергә дигән тәкъдим белән чыктык. Район җитәкчелеге безнең тәкъдимне хуплады. Мин шушы кичәне оештыруда теләктәшлек күрсәткәне өчен Актаныш районы җитәкчелегенә язучылар исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Һәм мин үз китапларымны район китапханәсенә бүләк итеп калдырырга телим. Бу сәхнәдәге чыгышымның бер истәлеге булсын. Ә безнең шагыйрьләребезне, үзегезнең якташларыгызны зурлаган өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.

 

     Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев үзенең чыгышында Татарстан Язучылар берлегенә, фестивальне оештыручыларга район җитәкчелегенең рәхмәтен белдерде. Һәм бу чараларның нинди әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклап әйтеп үтте.

      – Без бүген тарихи чарада, районыбызда туган Нур Баянның 110 еллык юбилеенда катнашабыз. Белгәнебезчә, районыбызда күп еллар дәвамында Нур Баянның иҗаты тирәнтен өйрәнелде. Нур Баян исемендәге фестиваль яшәп килде. Ул йөзләрчә, меңнәрчә балаларга шигърият дөньясында очарга канат куйды. Фестивальдә катнашкан һәр бала, шушы рухта тәрбияләнгән бер буын булып, халык арасында аерылып торган шигъри җанлы катламның төп өлешен тәшкил итүче, матур әдәби әсәрләр язучы, әдәбиятны бәяли алучы кешеләр булып үсеп җитте. Озак еллар шушы фестивальне үткәреп килгән Язучылар берлегенә, оештыручыларга район җитәкчелеге зур рәхмәтен җиткерә. Бүген без Гамил Афзал исеме белән дәвам итүче фестивальгә йомгак ясап, анда катнашучыларны бүләкләдек. Такталачык авылында Татарстан Язучылар берлеге белән бергә бәйгегә йомгак ясадык. Безнең балалар үзебезнең язучыларыбызны белсә иде. Үзебез дә аларны зурласак иде, онытмасак иде. Шулай булса, безнең чын татар районы дип мактанып йөргән районыбыз һаман да татар җанлы булып кала бирер,- диде Илфак Шамил улы. Алга таба халык мәгънәлерәк, әдәбиятлырак, мәдәниятлерәк булыр һәм инде безнең яшәешебез дә шушы факторларга карап бер баскычка югары күтәрелер дигән ышанычын да белдерде.

     Сәхнәдәге экранда күрсәтелгән документаль фотолар кичәнең тәэсирен тагын да көчәйтеп җибәргәндәй булды. Ә инде «Агыйдел»   җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы «Чабагач»   биюе илдә төзелеп яткан яңа тормыш симфониясен, егеременче һәм утызынчы елларда барган киеренке көрәш авазларын, шул чордагы авыл тормышын күзалларга ярдәм итте сыман.

     Шагыйрьнең вафатыннан соң 70 ел вакыт узса да, аның иҗатын фәнни яктан өйрәнү буенча әлләни алга китеш сизелми. Шагыйрь һәм галим Әнвәр Шәрипов сүзләре белән әйтсәк, шушы сәер «тынлык» ны беренче булып «бозып»   Әлфия Ситдыйкованың «Нур Баянның шигъри дөньясы»   дигән китабы дөнья күрә. Нур Баян иҗаты хакында уйланулары белән бүлешергә сәхнәгә мин дә чыктым. Якташымның иҗатын зур горурлык хисләре белән өйрәндем. Шул мизгелләрдә тетрәнүдән туган шигыремне тамашачыларга да бүләк итеп укып үттем. Һәм соңгы сулышына кадәр советлар иленә, үз халкына тугры калган якташым, каһарман шагыйрьнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак, аның исеме бай иҗатында, халык күңелендә мәңге яшәячәк, дип чыгышымны тәмамладым.

     «Татар моңы» халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәймурзина башкаруындагы татар халык җырлары тамашачылар күңелен кузгатып, аларны сугыш чорында яуда катнашкан якыннары хакында уйланырга, хатирәләрен барларга этәргеч биргәндер мөгаен. Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла да, Нур Баян шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

     Сәхнәдә чыгыш ясаган күренекле шагыйрь, прозаик Факил Сафин шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына янә бер мәртәбә күз салды. Нур Баянның авыр, болганчык 1937 елларда да иҗатташ дуслары язмышына битараф булмавын, принципиаль, куркусыз шәхес икәнлеген ассызыклап сөйләп үтте.

     – Нур Баян сугышка китәр алдыннан да 20 июньдә, туган авылына, ул вакытта Калинин районына кунакка кайта. 21 июнь көнне колхозларга чыгып китә, ә 22 июньдә сугыш башлану хәбәрен ишетүгә кич белән аны озаталар, ул партия работнигы. Туганнары, әнисе, сеңлесе, авылдашлары: «Җиңеп кайтыгыз!» – дип, озатып калалар. Әмма ул, Җиңүгә бик аз вакыт калгач, Австрия җирендә һәлак була. Подполковник дәрәҗәсенә ирешкән башка язучыларыбыз юк безнең. Ул политрук та булган. Солдатларны сугышта атакага күтәрүче дә шул. Нур Баянның иҗатын да, шәхесен дә, каһарманлыгын да, шушы ямьле Актаныш төбәгендә туганын да истә тотып, без аның бүген дә сафта булуын таныйбыз. Чөнки Нур Баян бүген дә татар әдәбиятына һәм үзенең туган ягы Актаныш төбәгенә хезмәт куюын дәвам итә. Нур Баян кебек батыр якташларыгызның исемнәре күңелләрегездә мәңге яшәсен.

     Сәхнәгә район башкарма комитеты рәисе Илнар Фәттахов күтәрелде. Ул да тамаша залына җыелган язучыларны, укучыларны, мәртәбәле кунакларны, әдәбият сөючеләрне истәлекле бәйрәм белән тәбрик итте.

     – Бүген безнең районда ике матур бәйрәм үтте. Берсе Гамил Афзал фестивале булса, ә хәзер без якташ шагыйребез, сугышта һәлак булган Нур Баянны искә алу кичәсендә катнашабыз. Нинди генә спорт төрен алсак та, башка юнәлешләрдә дә, әдәбият-сәнгатьтә дә – безнең үз спортчыларыбызны, үз шагыйрь һәм язучыларыбызны үстерәсе килә. Фестивальләр, кичәләр дә үзебездә үтәргә тиеш. Актанышыбызда ел саен мондый кичәләр, фестивальләр узып тора. Районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, биючеләр бик күп. Һәм без алар белән горурланабыз. Безнең киләчәк буынга тәрбия дә булып тора ул. Безнең Актаныш – республикада 99 % бердәм татар халкы яшәгән район. Казаннан, Чаллыдан һәм башка җирләрдән килгән язучыларыбызга рәхмәт. Чөнки сез килгәч иҗат бәйрәмнәре башка югарылыкта үтә, сыйфаты да икенче була. Аны без дә, балалар да күрә. Киләчәктә дә фестивальләрдә, кичәләрдә матур итеп күрешергә язсын,  диде Илнар Нәвап улы.

     Казан театр училищесы студенты Идел Кыямов шагыйрьнең фронтта язган лирик шигырьләрен укып күңелләрне тетрәндерде.

     Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, олпат әдибебез Рәдиф Гаташ сәхнәдә «Европада татар шагыйрьләре»   дип исемләнгән шигырен укыган мизгелләрдә күп кенә тамашачыларның күзендә энҗе тамчылар җемелдәде.

     – Кадерле дуслар, актанышлылар! Мин – Ватан сугышы ятиме. Нәкъ җитмеш дүрт яшьлек ятим мин, ятим... Әмма минем бәхетемә, мине үстерүче, миңа әти булучы, иң беренче язу таныганнан бирле миңа татар шагыйрьләре дөньяны күбрәк күрергә, аңларга булыштылар. Иң әүвәл Фатих Кәрим, аннары Нур Баян, Муса Җәлил һәм башкалар. Һәм хәзер дә менә шушы зур исемнәр, Бөек Ватан сугышында башын салганнар безнең юлга маяк булып калганнар. Мин бәләкәй чагында Нур Баянның шундый шигъри юлларын укып үстем:

«Зәңгәр күктә каңгылдашып

Казлар үтәләр.

Ә балалар ул казларга

Яулык селкәләр».

     Мин ул вакытта шушы гүзәл Актаныш якларына килермен һәм аның Әнәк авылын күрермен, анда туып үскән каләмдәшем Рахмай Хисмәтуллин белән аралашырмын дип, соңыннан, Шәйми бабайлар токымының илгә, Татарстанга күпме зур эшләр эшләгәнен күрермен дип уйламаган идем. Һәм инде бүгенге көндә Актаныштан чыккан күпме әдипләр, шагыйрьләр, каләмдәшләрем булыр дип күз алдына да китерә алмый идем. Бүген мин әлеге залда утырган Әлфия Ситдыйкова һәм Фәйрүзә Мөслимова белән бергә бу кичәгә килүем белән дә бәхетлемен. Һәм әле моннан соң да бик күп яшьләрнең килгәнен һәм киләчәген беләм. Яшәсен Актаныш халкы! Яшәсен безне батырлыкларга һәм ил өчен хезмәт итәргә юл күрсәтеп өндәгән каһарман шагыйрьләребез рухы!

    Шагыйрьне искә алу кичәсендә Нур Баян исемендәге фестиваль лауреаты Сөмбел Газизова шагыйрә Резеда Вәлиеваның «Синең толымнарың» дигән шигырен укып, янәдән бер тетрәнү кичерергә мәҗбүр итте. Кичә «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең «Агыйделдә таң ата» вокаль-хореографик композициясе белән төгәлләнде.

    Җырчы Энҗе Шәймурзина, Актаныш мәдәният йортының ирләр ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барган Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган кичәнең сценарий авторы – Рәмис Аймәт, режиссеры Данил Салихов булды.

 

 Әлфия Ситдыйкова.

Чаллы – Актаныш.

 

Read 838 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 21 Май 2015 13:01
Союз писателей РТ