Җомга, 10 Июль 2015 10:41

Державин исемендәге шигьрият фестивале

Rate this item
(0 votes)

     14 июльдә бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе, безнең якташыбыз Гавриил Державинның тууына 272 ел тула. Гадәттәгечә бу көнне Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале үткәрелә.

    Быел фестиваль, шулай ук шагыйрьнең туган көнендә, сәгать 11 дә Казанның Лядов бакчасында  куелган һәйкәле янында башланып китәчәк. Тантанада республика җитәкчеләре, язучылар һәм башка иҗат берләшмәләре вәкилләре, фестивальгә килгән кунаклар катнашачак. Чәчәк салудан башланган бәйрәмне шагыйрьләр дәвам итеп, “ирекле микрофон” алдында  шигырь укыячаклар.

     Бәйрәмнең төп өлеше Державинның туган ягында, Лаеш районында  дәвам итәчәк.  Анда катнашучылар шагыйрь исеме белән бәйле урыннарда, аның исемендәге музейда булачаклар. Аннары Лаеш шәһәренең үзәк мәйданында куелган Державин һәйкәленә чәчәкләр китерәчәкләр, кунаклар алдында Лаеш муниципль районы башлыгы М.П.Афанасьев, Язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов, Мәскәүдән килгән язучы, Россия әдәби фонды рәисе М.Б. Дадашев чыгыш ясаячак. Чыгышларны әдәби-музыкаль тантана дәвам итәчәк.

    Шигьрият бәйрәме барышында тантаналы рәвештә Гавриил Державин исемендәге премияләр тапшырылачак. Ул әдәбиятебез үсешенә лаеклы өлеш керткән әдипләребезгә бирелә, ә бер премия Халыкара әдәби фонд тарафыннан сайлана.

    Быел  мактаулы исемгә Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев һәм язучы, тәрҗемәче Гәүһәрия Хәсәнова “Рух(Поэзия духа)” китабы өчен лаек булды. Ул әсәр 2014 елда басылып чыккан иде.

   Халыкара  әдәби фонд исеменнән Гавриил Державин премиясе Михаил Дадаевка,  “И от смеха иногда болит сердце” китабы өчен  бирелә. Китап 2013 елда Мәскәүдә басылган.

   Бәйрәмдә Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе, ТЮЗ артистлары,  “Каравон”, “Русская душа” ансамбльләре, үзешчән җырчылар һәм биючеләр катнашачак. 

Read 861 times Last modified on Сишәмбе, 14 Июль 2015 10:49
Союз писателей РТ