Пәнҗешәмбе, 16 Июль 2015 09:33

Вакыт елгасы Казан һәм Лаеш аркылы ага

Rate this item
(0 votes)

 

Гавриил Державин исемендәге шигъри фестиваль быел уналтынчы тапкыр үткәрелде. Аның даими кунаклары, оештыручылары фикеренчә ул елдан-ел киңәя, яңа эчтәлек ала. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы, Милли музей гамәлгә керткән фестивальгә Россия әдәби фонды өстәлеп, аны Бөтенроссия киңлегенә чыгарды. Алга таба аны Дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрергә дигән тәкъдимнәр бар.

    14 июльдә, Гавриил Державинның туган көнендә, шигъри фестиваль Казанның Лядский бакчасында башланып китте. Бөек якташыбыз һәйкәле чәчәкләргә күмелде, мәдәният һәм сәнгать оешмалары вәкилләре, алдагы елларда Державин бүләгенә лаек булган әдипләребез микрофон алдында чыгыш ясадылар, бөек шагыйрьнең иҗатын зурлап, аның шигырьләрен яңгыраттылар.

    Алга таба бәйрәм якташыбыз исеме белән бәйле урыннарда, Лаеш районында дәвам итте. Державин үзенең туган урыны дип Казан шәһәрен атый. Лаеш өязенең Сокуры һәм аның янәшәсендәге берничә авыл алар нәселенеке булып, әтисе һәм әнисе шул урыннарда җирләнгән. Державинның үзен дә Сокуры авылында туган дип исәплиләр. Аның хөрмәтенә биредә стелла да куелган. Әйтергә кирәк, Россия тарихы күп чагында берни белән дә расланмаган гипотезаларга корылган, шуңа күрә төрле җирләрдә урнашкан тагын биш шәһәрнең бөек шагыйрьнең туган урыны дип дәгъва кылуларын аңларга була.

    Лаешлылар ел саен бу фестивальне көтеп алалар. Державин бюсты куелган шәһәрнең үзәк мәйданы бәйрәм урынына әверелә. Әле кайчан шул кадәр язучылар, артистлар, төрле шәһәрләрдән, һәтта Мәскәүдән килгән кунакларны бергә җыеп булыр иде. Район үзешчәннәренә дә үзләрен күрсәтеп калырга сәбәп бар, Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе солистлары, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Владимир Васильев, халыкара конкурслар лауреаты Асия Мостафина белән бергә чыгыш ясау үзе бер дәрәҗә бит. Рус яшь тамашачылар театры артистлары башкаруындагы постановка барлык тамашаларны, чыгышларны бергә үреп,  алкышларга күмелеп барды.

    Шигьри фестиваль биредә дә Гавриил Державин бюстына чәчәкләр салудан башланды. Кунакларны Лаеш районы Башкарма комитеты рәисе Андрей Корсалов, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова котладылар, Державин иҗатының әле бүген дә актуаль булуы турында сөйләделәр. Шагыйрьләрнең чыгышлары Державин сүзләренә язылган һәм халык җырлары белән кушылып барды.

    Гавриил Державин премиясенең быелгы лауреатларына дипломнар тапшыру фестивальнең иң кызган вакытында булгандыр. Алар үзләренең чын күңелдән әйтелгән сүзләре, чыгышлары белән үк зур бүләккә лаек булуларын расладылар. Аларның исемнәрен дә атыйк:

    Россия әдәби фонды исеменнән быелгы премияләрнең берсенә “И от смеха болит сердце” китабы өчен фонд рәисе, Россия язучылар берлеге әгъзасы Михаил Дадашев лаек булды.

    Татарстанның Халык шагыйре Марсель Галиевның “Рух” китабын соңгы елларда иҗат ителгән иң көчле әсәр дип кабул иткәннәр иде. Узган ел аның язучы Гәүһәрия Хәсәнова тәрҗемәсендәге “Рух(Поэзия духа)” китабы рус телендә басылып чыкты. Һәм алар икеседә, лаеклы рәвештә Гавриил Державин премиясенең  быелгы лауреатлары булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз!

    Фестивальнең ахырында Лаеш районы күләмендә “Старик Державин нас заметил...” исеме астында үткәрелгән иҗат конкурсының җиңүчеләренә дә дипломнар тапшырылды. Кем белә, бәлкем алар арасыннан да булачак шагыйрьләр, Державин исемендәге премия лауреатлары үсеп чыгар.

 

Read 899 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 16 Июль 2015 11:02

Image Gallery

Союз писателей РТ