Дүшәмбе, 20 Июль 2015 12:29

Күңелдәге сагыш басылмады

Rate this item
(0 votes)

16 июльдә Бауман урамындагы элеккеге Матбугат йортында китап кибете ачылды. Дөресерәге, кайчандыр беренче катның урам ягын тулысынча алып торган зур китап кибетенең бер почмагын бүлеп биргәннәр.

 

  Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Минниханов катнашкан бу чараны тулысынча әйтсәк, “Ногай” кунакханә комплексын тантаналы ачу дип атау урынлы булыр иде. Элеккеге матбугат йортында хәзер Казан кунаклары яшәячәк, рестораннар, күңел ачу урыннары булачак.

  Рөстәм Нургалиевич танышуны китап кибетеннән башлады. Язучыларның, сатып алучыларның фикерләрен белеште. Кысынкылык аның үзенә дә ошап бетмәде. Ул шунда ук Казан мэры Илсур Метшинны чакырып, башка урыннарда да китап кибетләре ачу мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Шундый урыннарның берсе итеп Казан аэропортын атады.

  Кунакханә комплексына алып менүче борылышларның берсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган стендлар, аның эш өстәле куелган. Элеккеге матбугат йорты истәлеген саклаучы матур гына бер почмак.

  Икенче истәлек, кайчандыр язучыларның очрашу урыны булган, иҗат кичәләре үткәрелгән Тукай клубы белән бәйле. Хәзер анда эшлекле конференцияләр үзачак. Аның ишекләре иҗат кешеләре өчен дә ачык булачак. Залның стеналары Габдулла Тукайның, классик язучыларыбызның портретлары белән бизәлгән. Рөстәм Нургалиевич бүләккә тагын ике иҗади хезмәт – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил портретларын тапшырды. Ул кайбер кимчелекләрне дә күрсәтеп, конференц-зал һәм башка җиргә куелган күрсәткечләргә татар телендәгеләрен дә өстәргә кушты.

 Очрашуда шагыйрь Роберт Миңнуллин чыгыш ясады, вакыйгага бәйле шигырен укыды. Очрашуда шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь  Рафис Корбан, танылган язучыларыбыз Рәзил Вәлиев, Марсель Галиев, Мөхәммәт Мирза, Вахит Имамов, Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдинова, Флүрә Тарханова һәм башкалар катнашты.

  Казан шәһәре өчен истәлекле вакыйга билгеле, тик күңелдә басылмаган сагыш кала. Ул элеккеге Матбугат йорты, язучыларыбызның гөрләп торган тормышы, онытылмас истәлекләр белән бәйле. Аларны аерым почмаклар белән генә кайтарып булмас инде.

 

 

Read 690 times Last modified on Сишәмбе, 21 Июль 2015 09:30
Союз писателей РТ