Чәршәмбе, 22 Июль 2015 15:05

Галимне якташлары зурлады

Rate this item
(0 votes)

 

Сөббух Рәфыйков (15.07.1913 – 21.11.1971) – татар әдәбияты үсешенә билгеле бер өлеш керткән язучы,шагыйрь. Нахакка гаепләнеп, ул 20 елга якын гомерен Соловки, Норильск һәм башка урыннардагы төрмә-лагерьларда уздыра. Бу турыда язучы Дамир Гарифуллинның “Норильск тоткыны” әсәрендә җентекләп языла.

 

   Акланып кайткач, С.Рәфыйков шактый вакыт Яңа Зәй шәһәрендә яши. Өч романын, бер шигырьләр җыентыгын бастыра. Зәйлеләр үз якташларын онытмыйлар. Районның Үзәк китапханәсенә, шәһәр урамына аның исеме бирелгән. Ел саен  туган көне билгеләп үтелә. Зәй шәһәр һәм район хакимиятенең Сөббух Рәфыйков исемендәге махсус премиясе булдырылган. 1991 елдан бирле ел аралаш бу бүләккә районның хезмәт алдынгылары, иҗат әһелләре, күренекле якташлары лаек була. Алар арасында Аяз Гыйләҗев, Наил Дунаев, Дамир Гарифуллин, Геннадий Максимов һәм башка әдәбият, сәнгать өлкәсе вәкилләре бар.

   21 июльдә  район һәм шәһәрнең Үзәк китапханәсендә Сөббух Рәфыйковның тууына 102 ел тулу билгеләп үтелде. Зәй районында милли мәдәниятне, тел белемен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән яңа лауреатларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов Сөббух Рәфыйков исемендәге премияләрне тапшырды. Алар арасында профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов һәм Зәй телевидениесенең татар бүлеге  журналистлары  бар.

Read 649 times Last modified on Чәршәмбе, 22 Июль 2015 15:21
Союз писателей РТ