Җомга, 24 Июль 2015 10:51

Бездә кунакта үзбәк язучысы

Rate this item
(0 votes)

Тугандаш татар һәм үзбәк халыклары гомер-гомердән аралашып яшәгәннәр. Авыр вакытларда безнең халык анда сыену тапкан, үзбәкләр дә безнең якларга юлны яхшы белгән.

 

  Соңгы елларда, Үзбәкстан мөстәкыйль дәүләткә әверелгәч, мондый аралашулар шактый кимеде. Советлар заманында калын-калын журналлар, Мәскәүнең үзәк телевидениесе аркылы ике халыкның әдәбияте, сәнгать яңалыклары белән танышып барсак, хәзер андый мөмкинлекләр калмады. Мәскәү хәзер бер бөек тел, бер халык мәнфагатьләре турында гына сөйли.

  Мондый шартларда аерым очрашулар, танылган шәһесләрнең үз халкы вәкилләре буларак безгә кунакка килүе дә бик әһәмияткә ия. Әле шушы көннәрдә генә Үзбәкстан язучысы, шагыйрь, публицист Якубҗан Хуҗамбердиев Казанда булды, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан белән очрашты.  Ул татар әдәбиятенең бүгенге хәле, танылган язучыларыбызның иҗаты белән кызыксынды. Әңгәмә Үбәкстанда киң таралыш тапкан “Китап дөньясы” газетасында басылып чыгачак. Татарстан турында, язучыларыбыз иҗаты турында үзбәк укучылары күп яңалык белә алачаклар. Шулай ук кунак “Казан утлары” журналы баш редакторы Илфак Ибраһимов белән очрашты, Үзбәкстанда чыгып килүче “Әдәбият дөньясы” журналы белән таныштырды.  Озакламый безнең укучылар үзбәк язучыларының әсәрләре белән таныша алырлар, ә инде татар әдипләренең иҗаты тугандаш халык укучыларына барып ирешәчәк.

  Якубҗан Хуҗамбердиев Казанда беренче тапкыр. Ул Казан кремле, шәһәр урамнары белән сокланып йөрде. Язучының татар иленә булган сәяхәте әдәби һәм мәдәни элемтәләрне тагы да ныгытыр дип уйлыйбыз.

Read 805 times Last modified on Җомга, 24 Июль 2015 10:56
Союз писателей РТ