Чәршәмбе, 29 Июль 2015 09:23

Түбән Кама язучыларны үзенә җыйды

Rate this item
(0 votes)

     Әдәбият елы дәвам итә. Әле күптән түгел генә Чаллы язучылары Тукай районы Калмия авылында, аннан соң Алабуга шәһәре Үзәк китапханәсендә халык белән очрашып кайтканнар иде. Инде менә чираттагы әдәби-мәдәни чара аларны 27 июль көнне Түбән Кама шәһәренә дәшеп китерде.

Дәү бер кораб йөзә Идел-суда,

Гигант аккош,  горур, мәһаббәт.

Хәтер дулкыннарына ярып барган

Чал тарихка гуя шәһадәт.

Ул корабның бөек колгасында

Бөек Кол Галинең әләме.

Җилфер-җилфер килә гасырлардан

Әдип, шагыйрьләргә сәламе.

Бу корабка газиз милләтемнең

Асыл хәзинәсе төялгән.

Татар рухы әнә шул хаяткә

Бай әдәбиятка төйнәлгән.

     «Әдәбият елы» һәм сайлау алды кампаниясе кысаларында,Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Милли китапханә белән берлектә оештырылган, югарыдагы шигъри юллар белән башланып киткән  бәйрәмнең кунаклары  Чаллы язучылары Факил Сафин, Рәшит Бәшәр һәм Әлфия Ситдыйкова,Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар Фәтхулла Абдуллин, Рифкат Имаев, Фәрит Имамов, Марс Хафизов, Хөсәен Ягъфар, Илдар Хәйруллин. 

     Күренекле язучы,Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе,«Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының баш мөхәррире Факил Сафин  быелгы елның истәлекле вакыйгаларга бай булуы хакында искәртеп үтте.

    –  Без инде Чаллыда, районнарда берничә очрашу үткәрдек. Бүген инде сездә. Монда  әдәбиятка битараф булмаган кешеләр җыелган.

     Татарстан ул бөтендөнья күләмендә билгеле бер төбәк булып ныклап танылып килә. Җитәкчеләребез чит илләрдән кайтып кермиләр дияргә була. Соңгы су спорты чарасын ачып җибәрү тантанасын карау гына да һәрберебезнең күңелендә зур горурлык хисләре уятты,  – дип үзенең чыгышын Татарстан хакындагы гамь тулы фәлсәфи шигырьләре  белән дәвам итте.

     Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Эдуард Касыймов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, балалар язучысы Рәшит Бәшәр дә үзенең чыгышында республикабызның дөньяда тоткан урыны хакында сөйләгәндә  горурлык хисләрен яшермәде.

     – Татарстан бүген киң адымнар белән алга бара. Безнең халык һәрвакыт гыйлемле булган. Һәм без күп халыкларны укырга өйрәткәнбез. Китаплы иткәнбез. Киләчәктә дә әдәбиятлы, мәдәниятле халык булып калсак иде, - дип үзенең ихлас теләкләрен  белдерде, зурлар өчен һәм балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен сөйләде.

     Шагыйрь сүзе беркемне дә битараф калдырмады. Шигъри сүзнең һәр җанга үтеп кергәнлеген раслап, көчле кул чабулар яңгырады.

     Әлфия Ситдыйкова да патриотик шигырьләре белән тамашачы күңелен яулады.  Чаллыдан килгән кунаклар чыгышыннан соң, Түбән Кама язучылары сүз алды.

     Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,«Кама таңнары»  әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин:

      – Кешене әдәбият һәм мәдәният кеше итә. Әдәбиятле  кеше һәрвакыт әдәпле була, үз намусына  хыянәт итми.

     Безгә республика исемен дә, президент атамасын да саклап калырга кирәк. Җитәкчеләребез  дөрес юлдан баралар. Киләчәктә дә бердәм булып яшәргә язсын. Имин яшик. Балаларыбызны туган телебезгә, күркәм гадәт-йолаларыбызга өйрәтсәк, без югалмабыз,  –  дип үзенең чыгышын тәмамлады.

      Чарада чыгыш ясаган һәр язучының, шагыйрьнең илнең, милләтнең киләчәге хакында үз халкына әйтер сүзләре бар. Аларның һәрберсе  үз Ватанына, ил язмышына карата булган хисләрен тамашачы белән ихлас бүлештеләр. Татарстанда яшәүләре белән горурланулары, республика җитәкчелегенә булган ышанычлары, сүрелмәс-сүнмәс өметкә таянып яшәүләре хакында бәянләделәр.

     Бәйрәмдә балалар да игътибарсыз калмады. Яшь китап сөючеләр өчен төрле уеннар, күргәзмәләр, викториналар оештырылган иде. Язучылар алып килгән китапларны  әдәби сүзгә  сусаган халык тиз арада  сатып алып бетерде. Димәк, Түбән Кама каласында китап яратучылар яши, аларның саны тагын да  арта дигәнгә дәлил бу.

     Бәйрәм «Илһам» татар эстрада ансамбле җырчылары Илһам Ситдиков, Миләүшә Әхмәтҗанова һәм  Гөлнара Закирова   башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Очрашу бик күпләребезнең йөрәгенә дәрт, сүрелмәс илһам өстәде.   

     Түбән Кама шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлназ Рәмзил кызы  Арсланова «Әдәби мәйданчык»та  узган очрашуда катнашкан язучыларга һәм әлеге   бәйрәмне, китап күргәзмәләрен, китаплар сатуны оештырган китапханәләр челтәре хезмәткәрләренә, җырчыларга зур рәхмәтләрен белдерде.

     Бәйрәм мизгелләре истәлек фотога төшү белән төгәлләнде.

Read 1251 times Last modified on Чәршәмбе, 29 Июль 2015 09:37
Союз писателей РТ