Чәршәмбе, 05 Август 2015 16:03

Гүзәл калам – Чаллы

Rate this item
(0 votes)

     Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә  әнә шулай аталган бик матур кичә булды. Бәйрәмчә бизәлгән актлар залына шәһәр Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Ногманова, китапханәчеләр, китап укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм, билгеле инде, һәрчак көтеп алынган кунаклар – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, "Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары килгән иде.

     Бер-бер артлы сәхнәгә менгән күренекле әдипләр Факил Сафин, Айдар Хәлим, шагыйрьләр Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Рәзинә Мөхияр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова үз чыгышларын быел 85 еллыгын билгеләп үтүче Чаллы каласы, аның илебез, республикабыз тормышында тоткан мөһим урыны турындагы фикерләре, уйланулары белән башлап җибәрде. Дәвам итеп, каләм ияләре туган җиребез, туган телебез, газиз милләтебез хакында  әсәрләрен укыдылар. Һәр чыгыш шигъри сүз тылсымыннан әсәрләнгән тамашачыларның дәррәү алкышларына күмелде.

     “Бик күп иҗатчыларга канат куйган, илһам биргән, җырларда җырланган ак калабызда Әдәбият елы уңаеннан узган чаралар бихисап. Моның өчен меңләгән күңелләргә рухи байлык өләшүче язучыларыбызга рәхмәт. Киләчәктә дә бергә булырбыз, бердәм булырбыз дип ышанабыз”, диде мәдәният бүлеге җитәкчесе үзенең йомгаклау сүзендә. Моның шулай булачагына дәлил булып бөтен зал башкаруында бөек Тукаебызның “Туган тел”е яңгырады.  

Read 1018 times Last modified on Чәршәмбе, 05 Август 2015 16:15
Союз писателей РТ