Пәнҗешәмбе, 20 Август 2015 13:45

Башкорт кунаклары белән очрашу

Rate this item
(0 votes)

   Җәйге яллардан соң Язучылар берлегенең Тукай клубында яңа очрашулар башланып китә. 24 августта 17.00 сәгатьтә җырчы Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Җыентыкта татар һәм башкорт әдипләренең кеше, аның дөньядагы урыны, рухи һәм әхлакый сыйфатлары хакында шигырьләре тупланган, авторлар турында кыскача белешмә бирелгән.

   Радик Динәхмәтов килгәч, җырсыз булмый инде. Курай моңы белән ачылып киткән очрашуда танылган татар һәм башкорт җырчылары, ике тугандаш халыкның күренекле язучылары, сүз осталары чыгыш ясаячак.

   25 августта башкорт кунаклары җәлилчеләрнең батырларча вафат булуына 71, драматург Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына  багышланган чараларда катнашачаклар. Муса Җәлил һәйкәле янындагы митинг сәгать 12.00 башлана.

 

  Фотоларда: Тукай клубында “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсенә әзерлек бара, очрашуның режиссеры Гафур Каюмов.

    

Read 543 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 20 Август 2015 13:56
Союз писателей РТ