Чәршәмбе, 02 Сентябрь 2015 13:27

Иҗат юлы буйлап

Rate this item
(1 Vote)

     Кайсы өлкәдә белгеч булса да, хәтта әдәбияттан ерак торса да, тирән эчтәлекле шигырь яисә башка төр әдәби әсәр кешене һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Аларны укыганда һәм тыңлаганда һәркем үз күңелен, тирә-як тормышын айкап чыга, үз халәте белән геройның кичерешләрендә уртаклык эзли, аның белән бергә юана, сөенә йә борчыла. Иҗат кешегә яшәргә көч бирә, ул аның сердәше, юлдашы.

     Түбән Кама шәһәре халкы да тормыш юлларын иҗат белән бергә үреп алып баралар. Моңа мисал булып, төрле иҗат кичәләре, очрашулар, шигырь бәйрәмнәре  тора. 29 август көнне "Яшьләр галәме" исеме астында узган яшь язучылар белән очрашу да шәһәр халкын Габдулла Тукай  исемендәге китапханәгә җыйды. Әлеге чара Татарстан автономияле республикасы  оешуга - 95, Татарстан картасында Түбән Кама районы барлыкка килүгә - 50, Татарстанның яңа дәүләтчелеге оешуга - 25 ел һәм шәһәрнең туган көне уңаеннан узды. Әлбәттә, иң мөһим вакыйгаларның берсе - ул республикабызда бердәнбер булган Тукай исемендәге уку һәм ял паркы ачылу.

     Очрашуда Яр Чаллыдан танылган язучы, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин; Казаннан яшь шагыйрь, "Иделем акчарлагы" бәйгесенең 2009 елгы Гран-при иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья Татар Конгрессының матбугат хезмәткәре Булат Ибраһимов; Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, "Мәйдан" журналының баш редакторы Фидаил Мәҗитов  һәм әлеге журналның редакция коллективы катнашты. Алар халыкны үз иҗатлары белән таныштырды, шигырьләр укыды, хис-кичерешләре белән уртаклашты. Әлеге чараның оештыручысы һәм алып баручысы Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллина яшь иҗатчыларның каләме оста һәм өметле булуына ишарә ясады. "Аларның барысын да берләштерүче уртак көч - ул милләт өчен, туган тел һәм әдәбиятның яшәве өчен көрәш хисе. Иң мөһиме, алар талантлы, белемле, зәвыклы, олы максатлы. Яшьлек максимализмы, дөньяны үзгәртергә теләү һәм моны эшли алуларына ихластан ышану аларга көч-куәт өстидер", - диде ул.                       

     "Илһам" ансамбле сандугачлары - Миләүшә Нуруллина һәм Миләүшә Ибраһимова-Әхмәтҗанованың моңлы җырлары  кичәне тагы да бизәде. Кичә ахырында яшь язучылар иҗатына Факил Сафин һәм язучы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы  Фәтхулла Абдуллин үз бәяләрен бирде, яшьләргә иҗади уңышлар теләде. Очрашу залдагыларда да, каләм ияләренең үзләрендә дә җылы тойгылар калдырды. Кичәдән соң кунаклар үзләрен якты йөз белән каршы алган Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Тукай паркында йөрү бәхетенә иреште. Тукай әсәрләре персонажларының сыннары белән бизәлгән парк буйлап йөрү Тукай иҗатына, әдәбиятка тагын да якынайта.          

 

Фәнсилә Шәйдүләтова.

Read 527 times
Союз писателей РТ