Пәнҗешәмбе, 03 Сентябрь 2015 09:38

Җиңүчеләр бәйрәм көнендә билгеле булачак

Rate this item
(0 votes)

     Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Язучылар берлеге белән бүгенге авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурс игълан иткән иде. Конкурска моңарчы беркайда да басылмаган 4 роман,12 повесть, 11 хикәя кабул ителде.

     2 сентябрьдә министрлык һәм Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюриның беренче утырышы булды. Алар һәр әсәрне укып чыкканнан соң гомумнәтиҗә ясарга тиешләр. Җиңүчеләргә бүләкләр Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә тапшырылачак.

     Исегезгә төшерәбез. Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

“Хикәя” номинациясендә:

   I урын – 20 мең сум

   II урын – 15 мең сум

   III урын – 10 мең сум

“Повесть” номинациясендә:

   I урын – 60 мең сум

   II урын – 55 мең сум

   III урын – 50 мең сум

“Роман” номинациясендә:

   I урын – 150 мең сум

   II урын – 125 мең сум

   III урын – 100 мең сум

Read 496 times
Союз писателей РТ