Дүшәмбе, 07 Сентябрь 2015 17:02

Абдулла Алиш бүләгенә быелгы кандидатлар

Rate this item
(0 votes)

     Бүген балалар әдәбияты остаханәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Татарстан язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге премиясенә кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләсе каралды.

   Утырышны остаханә җитәкчесе шагыйрь Ленар Шәех алып барды. Ул быелгы бүләккә балалар әдәбияте өлкәсендә үзләрен танытып өлгергән Эльмира Шәрифуллина, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, Гөлнур Корбанова, Фәйрүзә Мөслимова, Ленар Шәехнең исемнәре күрсәтелүен белдерде. Алга таба аларның иҗаты турында фикер алышулар үткәрелде. Күп санлы чыгыш ясаучылар авторларның соңгы еллардагы иҗатына, басылган китапларына тирән бәяләмә бирделәр. Остаханә утырышына килүчеләрнең күплеге, кызу бәхәсләр Абдулла Алиш бүләге дәрәҗәсенең бик югары булуы турында сөйли иде.

  Ахырда яшерен тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр ачыкланды. Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова һәм шагыйрь Ленар Шәех иң күп яклаучылар табып, Абдулла Алиш исемендәге премиягә тәкъдим ителделәр. Лауреат исеме 9 сентябрьдә Язучылар берлеге утырышында билгеле булачак.

Read 752 times Last modified on Сишәмбе, 08 Сентябрь 2015 14:25
Союз писателей РТ