Пәнҗешәмбе, 10 Сентябрь 2015 11:25

Остаханә утырышына төрек режиссеры килде

Rate this item
(0 votes)

   9 сентябрьдә Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе утырышына төрек режиссеры Хәсән Кырач килде. Бөтендөнья мөселман киносы фестивале башланып киткән көнне аның “Күңелләр берлеге” фильмы күрсәтелгән иде. Күпләр инде карап өлгергән, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да шактый җентекле күзәтү ясаганнан соң фильмга югары бәя бирде.

Әңгәмәгә остаханә утырышын алып баручы драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим, режиссер Нурания Җамал, драматурглар Юныс Сафиуллин, Гафур Каюмов, язучыларыбыз Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимов, “Яңа мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм башкалар да кушылды.

   Төрек режиссерына сораулар күп булды. Күпләрне төрек киносының бүгенге хәле, мөмкинлекләре кызыксындыры. Соңгы елларда ул шактый үсеш алып, бөтендөнья экраннарына чыга башлаган. Хәсән Кырач моңа кадәр телевизион сериаллар режиссеры буларак билгеле булса, казанлылар аның беренче нәфис фильмы белән таныштылар. Аның куелышына берничә миллион доллар бирелгәнен ишеткәч, безнең драматурглар тирән уйга калдылар. Менә бит мөстәкыйль дәүләтнең мөмкинлекләре. Безнең хәерчелек белән нинди татар фильмнары турында сүз алып барырга мөмкин соң?

   Төрек кунагының Казанга икенче тапкыр килүе. Татарча әле өйрәнеп кенә килә. Аның сөйләгәннәрен безнең инде үз кешебезгә әверелгән язучыбыз Фатих Котлу тәрҗемә итеп барды.

 

 

Read 377 times
Союз писателей РТ