Пәнҗешәмбе, 29 Октябрь 2015 13:03

Гариф Ахунов иҗатына фәнни караш

Rate this item
(0 votes)

      21 октябрьдә Арча педагогия көллиятендә Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

      Конференцияне Арча муниципаль районы башлыгы Любовь Осина  ачып җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт, тел галиме, язучы Фәрит Яхин, әдипнең якташы, аксакал журналист Әгъзам Фәйзерахманов чыгышларыннан соң, әдипнең кызы  Наилә Ахунова,  сүз алып, әтисе хакында шактый кызыклы һәм кичәдә катнашучылар өчен әлегә мәгълүм булмаган яңа хатирәләре белән уртаклашты; Арчада  әтисенең исемен  мәңгеләштерүне киңәйтү буенча өстәмә тәкъдимнәрен җиткерде.

     Конференциянең дәвамы булып, Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә секцияләр утырышы уздырылды. Мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары һәм укытучылар чыгышларын игътибар белән тыңлаганнан соң, язучылар, галимнәр әдипнең хезмәтләрен тагын да тирәнрәк  өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясадылар.     

Read 2875 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 29 Октябрь 2015 15:22
Союз писателей РТ