Дүшәмбе, 09 Ноябрь 2015 16:21

Татар китабы – конкурста җиңүче

Rate this item
(0 votes)

     Профессор Хатыйп Миңнегулов  инде  берничә дистә ел Казан университетында  “Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты” дип исемләнгән махсус курс  алып бара. Аның бу темага кагылышлы  шактый гына  хезмәтләре бар. Шуларның берсе – 2014 елда урыс һәм татар телләрендә дөнья  күргән “Восточная классика и татарская литература...” дигән  уку-укыту әсбабы (Казан: “Яз” нәшрияты. 292 с.) Бу китап гомумроссия күләмендә уздырылган VII  конкурста (“Университетская книга – 2015”) югары уку йортлары (100 гә якын вуз) өчен чыгарылган басмалар (1000 нән артык  китап) арасында иң яхшы 25 хезмәт исемлегенә кертелде һәм “Высокая культура издания учебных книг” номинациясендә җиңүче дип табылды, конкурсның  махсус дипломы белән бүләкләнде.

 

Read 2759 times Last modified on Дүшәмбе, 09 Ноябрь 2015 16:53
Союз писателей РТ