Пәнҗешәмбе, 12 Ноябрь 2015 11:56

Җиңүчеләр бүләк алды

Rate this item
(0 votes)

     11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков әдәбият, сәнгать, белем бирү, фән һәм җитештерү өлкәсендә җиңүчеләргә Муса Җәлил исемендәге премияләрне тапшырды. Лауреатлар арасында шагыйрә Луиза Янсуар белән прозаик Рөстәм Галиуллин да бар иде.

 

Хөрмәтле Рөстәм Госман улы!

     Сезне Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясенә ия булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

     Сез нәкъ менә яңа заман – ХХI гасыр укучысы өчен иҗат итүче прозаик. Әдәбият киңлегенә аяк баскан көннәрегездән үк мәктәп балалары һәм бүгенге яшьләр проблемаларын  вакытында һәм дөрес итеп күтәргән хикәяләрегез белән танылдыгыз. “Гипнозчы малай”, “Кодагыйлар һәм телефон мәрәкәсе”, “Юлларда ак җил иде” һәм башка дистәләгән әсәрләрегезнең җор телдә, үткен искәртүләр белән язылуы укучылар күңелен тиз биләп алды. Сез әле, татарча гына түгел, рус телендә дә иҗат итәсез. Мәскәүдә дөнья күргән “Одиночество” китабыгыз моның ачык мисалы.

     Муса Җәлил исемендәге республикакүләм премия Сезнең тәүге җиңүегез. Без Сезнең киләчәктә дә дәртләнеп иҗат итүегезне, саулык һәм гаилә бәхете белән гомер кичерүегезне телибез!

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе

 

 

Хөрмәтле Луиза Николаевна!

    Сезне Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булуыгыз белән ихлас котлыйбыз!   

     Сез үзегезнең киңкырлы иҗатыгыз, мәхәббәткә , илгә-җиргә илаһи бәягез ,  әдәбиятыбызны образ- символларга тиңләп кабул итә белүегез белән укучыларыбызны һәрдаим сокландыра киләсез. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Саҗидә Сөләйманова һәм башка әдипләребез иҗатыннан нур алып, шигъри бәйләмнәрегезне киңәйтә барасыз.

     Шигърият белән фәнни өйрәнүләрегезне янәшә яшәтә белүегез Сезгә бер-бер артлы югарыдан-югары әдәби үрләр яуларга юл ача. Сез инде мәшһүр шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова һәм  рус яки итальян телләрендә дөнья күргән әдәби әсәрләр өчен бирелә торган, Белла Әхмәдуллина истәлегенә оештырылган халыкара “Белла” премияләренә лаек булдыгыз. Инде  шушы көннәрдә поэзия сөючеләребезне куандырып, тагын бер мактаулы дәрәҗә – “Болан кызы“ дигән китабыгыз өчен Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясен яуладыгыз.

      Без Сезгә алга таба да чиксез иҗат дәрте, укучыларыбызны якты өметләр, шатлык-сөенечләр белән илһамландырган әсәрләр язуыгызны телибез!

          Татарстан Язучылар берлеге идарәсе

Read 2268 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 12 Ноябрь 2015 12:00
Союз писателей РТ