Җомга, 13 Ноябрь 2015 10:43

Тамашачыларга тагын бер шатлык

Rate this item
(0 votes)

      Танылган драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салиховның Татарстан китап нәшриятында “Комедияләр” җыентыгы дөнья күрде. Анда авторның Республикабыз театрларында сәхнәләштерелгән һәм аларның репертуарына кереп өлгермәгән  (мәсәлән, “Бүләккә хатын”) пьесалары тупланган. Үзебездәге һәм Башкортстандагы дистәләгән театр коллективларының Данил Салихов әсәрләренә ихтыяҗы зурдан. Аның шушы тугызынчы басмасына тупланган  иҗаты аларны да, тамашачыларны да сөендерүенә шик юк.

     Авторга һәм аның иҗатын репертуарына үз иткән театр коллективларына алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын!

Read 556 times Last modified on Җомга, 13 Ноябрь 2015 14:46
Союз писателей РТ