Җомга, 13 Ноябрь 2015 14:46

Каләм яктысы берләштерде

Rate this item
(0 votes)

Илдә “Әдәбият елы» дәвам итә. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле мәдәният сарайларында әдәбият сөючеләр язучылар, шагыйрьләр белән очрашалар. Халык язучы сүзенә, шигъри аһәңне ишетергә сусаган.

     Актаныш районы Әтәс авылының мәдәният йортында 10 ноябрь көнне узган әдәби-музыкаль чара мәктәп балаларын, авыл халкын бергә җыйды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия институты доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина ( Нигъмәтҗанова) белән бергәләп,  чакырулы кунак сыйфатында Әтәс авылына кайттык. Безне дәүләт программасы нигезендә сафка баскан, әле сентябрь аенда гына авыл халкына ишекләрен ачкан өр-яңа мәдәният үзәгендә,  авыл китапханәсе мөдире Мәүҗидә Гарипова каршылады. Ул килгән кунакларны, иң элек,китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Иҗат юлыбызны чагылдырган китап күргәзмәсен күреп тә куандык.

      Мәүҗидә ханым әдәби-музыкаль кичәне бик матур итеп башлап җибәрде.  Һәрберебезнең биографиясен, иҗатыбызны ныклап өйрәнгән. Авыл халкы да безнең әсәрләр белән якыннан таныш. Шуңа күрә дә кичә ихлас, җылы бер аралашуга, сөйләшүгә әйләнде.

     Мәүҗидә ханым, язучы биографиясен авыл халкы аларның үз авызыннан ишетсә, тагын да күңеллерәк булыр иде, дип,сүзне Факил Сафинга бирде. «Көмеш кыңгырау» газетасының баш редакторы, шагыйрь һәм прозаик  гомер һәм иҗат юлы белән таныштырганнан соң, газета эшчәнлеге хакында да сөйләп үтте. Актаныш районында да, Әтәс авылында да  республикабызда балалар өчен чыгып килә торган бердәнбер басманы алдырып, үзләре дә иҗат иткән мәкалә, шигырьләрен газета битләрендә күрсеннәр иде, дигән теләген белдерде. Һәм балалар өчен язган «Исәнме, кеше!», «Якты җыр бүләк итәм» шигырьләрен сөйләп, балалар күңелен яулады. Һәр балага «Көмеш кыңгырау» газетасын бүләк итте.

     Факил Сафин, гадәттәгечә, һәр очрашуда инде дөньядан киткән шагыйрьләрнең иҗатын халыкка җиткерүе белән дә ихтирамга лаек шәхес. Тамашачы Наис Гамбәрнең «Төнге сулар», Зөлфәтнең Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап язган «Күрешә калсак», Кадыйр Сибгатуллинның яшәү фәлсәфәсе турындагы «Юлда үскән арыш» шигырьләрен тыңлау бәхетенә иреште.

     Аннан соң сүзне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина (Нигъмәтҗанова) дәвам итте. Кыскача чыгышыннан соң ул тамашачыларга  «Синең караш – илһам чишмәсе» (Ә.Ситдыйкова сүзләре, Р.Нәгыймов көе) дигән җырын бүләк итте. Аннан: «Факил Сафин ул шагыйрь, язучы булу өстенә, бик күп көйләр дә иҗат итте.  Хәзер Әлфия Ситдыйкова сүзләренә ул иҗат иткән «Җилкән» җырын тыңлап үтегез! – дип, халык күңелен тагын моңга төрде.

     Безнең якта халык  китапка тартыла, күп укый. Очрашу вакытында, без моңа тагын бер кат инандык. Күптән түгел генә мәдәният йортында Чынык авылының тарихы язылган китапны халыкка тәкъдим иткәннәр. Анда да  залда инә төшәр урын юк иде, дип горурланып сөйләделәр якташларым.

     Авыл халкына менә шундый актив иҗади тормыш белән яшәү өчен шартлар тудырган җитәкчелеккә ничек рәхмәтле булмыйсың инде!

 Әлфия Ситдыйкова.

Read 2529 times Last modified on Җомга, 13 Ноябрь 2015 14:51
Союз писателей РТ