Җомга, 13 Ноябрь 2015 14:51

Язучы әсәрләрендә яши

Rate this item
(0 votes)

     Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Кояш көн дә чыга...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

     Роза Хәмидуллина әзерләгән һәм алып барган бу кичә “Гомер ике килми”, “Кояш көн дә чыга”, “Бир кулыңны, дустым!”, “Чулман – оныклар дәрьясы”, “Шиңмәсен гөлләрең” һәм башка китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллы Язучылар оешмасының беренче җаваплы сәркатибе Эдуард Касыймовның тууына 85 ел тулуга багышланган иде.

     Әлеге бик тә мәгънәле, гамьле чарада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы, шагыйрь Факил Сафин, балалар әдибе, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәр, шагыйрьләр Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, язучы Амур Фәләх катнашты. Әдәбият музее залын тутырып утырган педагогия көллияте студентлары, укытучылар, китап укучылар, тын да алмый, талантлы язучы, галим Эдуард Касыймовның тормыш һәм иҗат юлы турында тыңладылар. Аны якыннан белгән язучылар исә якты истәлекләре белән уртаклаштылар, ХХ гасыр проза остасының язмышларны, тормышның катлаулы, четерекле якларын психологизм алымнары белән сурәтләгән роман-повестьларына югары бәя бирделәр, шәхес буларак аның асыл сыйфатларына киңрәк тукталдылар.  

Read 2009 times Last modified on Җомга, 13 Ноябрь 2015 15:07
Союз писателей РТ