Дүшәмбе, 16 Ноябрь 2015 10:59

Тукай клубына ашыгам

Rate this item
(1 Vote)

Әрсезлектән түгел, иҗат кешеләрен яратканга

Һәрчак шалтыратып торамын,

Җомга киче якынлашкан саен

Мин үземә план корамын.

 

Кайсы язучылар килер икән?

Җырчылардан кемнәр булырлар?

Тагын кемне искә төшерерләр,

Тагын кемне сагынып сөйләрләр?

 

Тукай клубына килеп җан азыгы алам,

Хисләр дулкынында чайкалам.

Бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен тыңлап,

Татар булуыма шатланам.

 

Монда һәрчак җылы атмосфера,

Катлы-катлы түгел залы да.

Халкым кебек тыйнак сәхнәсе дә –

Ошый монда миңа бары да!

 

Рәхмәт сезгә чакыруыгыз өчен,

Рәхмәт сезгә матур очрашулар өчен.

Буыннардан-буыннарга дәвам итсә иде

Тукай клубында, шушы залда

Җанга азык биргән,

Шигырь киче!

                                   Әлфия Юнысова-Хәсәнова

 

Read 2760 times Last modified on Дүшәмбе, 16 Ноябрь 2015 11:04
More in this category: Туган телем »
Союз писателей РТ