Пәнҗешәмбе, 19 Ноябрь 2015 11:29

Балалар шагыйрьне тыңлый

Rate this item
(0 votes)

     16 ноябрьдә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты Рафис Корбан Казанның Ф. Аитова исемендәге кызлар гимназиясендә укучылар белән очрашты.

Монда шуны да искә төшереп үтү урынлы булыр: “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы башлангычы һәм күренекле драматург, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин ярдәме белән 1993 елдан эшли башлаган бу гимназиядә төрле милләт кызлары белем ала. Һәм алар фәкать татар мәктәпләре программасы буенча укыйлар.

      Мәктәп залына  җыелган кызларны китапханә мөдире Фирая Шәйхиева башта язучы белән таныштырып үтте. Рафис Корбан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе буларак, кызларга, иң элек, кыскача, бүгенге татар язучыларының әдәбиятыбызны тулыландыруга керткән өлешләре турында сөйләде, аларның бу хактагы сорауларына җаваплар бирде. Аннан соң үзенең шигырьләрен укыды. Кичәнең дәвамы булып, шагыйрь иҗатыннан күп кенә әсәрләр укучылар башкаруында  яңгырады.

Read 2527 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 19 Ноябрь 2015 11:32
Союз писателей РТ