Дүшәмбе, 23 Ноябрь 2015 14:34

Йолдызга тиң гомер

Rate this item
(0 votes)

     20 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге тулы зал белән Республикабызның Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте.

    “Хәзинәле гомер” дип аталган бу кичәне нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова әдипнең замандашы, дөньякүләм танылган шагыйрь Мостай Кәримнең “Казан” шигыреннән өзек белән башлап җибәрде. Аннан ул сәхнәгә ТР Язучылар берлеге рәисе  урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәтне чакырды. Аның чыгышыннан соң сүзне РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбәнов алды һәм әдип белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, язучы-тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин, Татарстан Республикасының  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов, эзтабар-язучы, РФнең М. Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты Шаһинур Мостафин чыгышлары концерт номерлары һәм экрандагы  әдипнең исән чагын хәтерләткән һәм аның “Хәзинә” романы буенча эшләнгән нәфис фильмыннан өзекләр белән чиратлашып барды. Гариф Ахуновның кызы --  ТР Язучылар берлегенең  С. Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты Наилә Ахунова, сүз алып, әтисе хакындагы истәлекле мизгелләрен яңартты һәм аның иҗатын олылап шушы кичәгә җыелган тамашачыларга рәхмәтен белдерде.

Read 2841 times Last modified on Дүшәмбе, 23 Ноябрь 2015 14:46
Союз писателей РТ