Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 11:24

Әдәби көчләр яшәрә

Rate this item
(0 votes)

     20 ноябрьдә Татарстан Язучылар  берлегенең  киңәшмәләр залында “Проза” остаханәсенең чираттагы утырышы булды. Остаханә  җитәкчесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова, иң элек, көн тәртибенә куелган  мәсьәлә – әдәби иҗат юлын үз иткән Алмаз Мансуровны, Татарстан Язучылар берлегенә алу өчен, Коллегия утырышына тәкъдим итү турында белдерде һәм яшь иҗатчы хакында кыскача мәгълүмат бирде.

     Алмаз Мансуров остаханә утырышында катнашкан язучылар, галимнәрне (барлыгы 13 кеше) үзенең биографиясе, иҗади адымнары һәм  киләчәккә планнары белән таныштырды.

     Яшь иҗатчының әсәрләре турында шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова, КФУ профессоры Рифат Сверигин, шагыйрь Рифат Сәлах, КФУ доценты Халисә Ширмән, күренекле прозаик Мәдинә Маликова, яшь шагыйрә Лениза Вәлиева бик җылы фикерләр әйттеләр. Аның, һичшиксез, Берлек әгъзасы булырга лаеклы икәнлеген дәлилләделәр. Әлегә Алмазның “Мәхәббәт әкияте” дигән бер генә басма китабы булса да, аның “Иделем  акчарлыгы” бәйгесендә югары бәяләнгән һәм Россиякүләм “Октябрь” журналында (рус телендә) дөнья күргән әсәрләрен дә исәпкә алу  урынлы булыр, дигән нәтиҗәгә килделәр.

     Утырышта катнашучылар Алмаз Мансуровны Язучылар берлегенә кабул итү турында Коллегиягә тәкъдимне бертавыштан хупладылар.

Read 2520 times Last modified on Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:19
Союз писателей РТ