Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 14:40

Телебезне, туган ягыбызны хөрмәт итеп

Rate this item
(0 votes)

     2015 елның 20 ноябрендә Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кояш Тимбикова истәлегенә багышлап,   яшүсмерләрнең I төбәкара фәнни-эзләнүле укулары уздырылды. Мондый укулар гимназиядә 2010  елдан бирле үткәрелә. Ул башта гимназиядә, аннан соң районда, зона, республика күләмендә һәм, ниһаять, төбәкара итеп  оештырылды. Анда  Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Әгерҗе,  Чистай шәһәрләреннән, Алексеевский, Нурлат, Ютазы, Балтач, Саба, Балык Бистәсе,  Мамадыш, Аксубай, Әлки муниципаль районнарыннан һәм Чувашия Республикасының Батыр муниципаль районы Шыгырдан авылындагы 1 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбеннән – барысы 300 ләп укучы һәм укытучы катнашты.

     Мәртәбәле  кунаклар арасында Кояш апаның каләмдәш дуслары – Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре – яраткан шагыйребез Рәдиф Гаташ, ”Түгәрәк уен” мәгълүмати-популяр альманахының баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксанова һәм иҗат төркеменнән Гөлсинә Хәмидуллина да бар иде. Укучылар өчен оештырылган әлеге фәнни-эзләнүле чараны зурлап, анда турыдан-туры катнашкан кунакларыбызга  үзебезнең чиксез  рәхмәтебезне белдерәбез.

     Төбәкара укуларда 12 төрле секция эшләде: Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Туган якны өйрәнү” (татар һәм рус телләрендә), «Фольклористика», «Русская филология», «Сопоставительная лингвистика» ( татар, рус, инглиз телләрендә), «История», «Укучылар иҗаты. Проза. Поэзия” ( татар, рус телләрендә), «Декоративно-прикладное творчество».

     Фәнни-эзләнүле һәм иҗади эшләрнең авторларын бу укуларга туган ягыбызга, туган телебезгә  тирән мәхәббәт, әдәбиятыбызны һәм мәдәниятебезне зур игътибар, олы ихтирам  белән тирәнтен өйрәнергә омтылыш, кешелек дөньясының  асылын тану, милләтне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү хисләре  берләштерде.

Read 2179 times Last modified on Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:03
Союз писателей РТ